Лениногорск кибетләре суд хөкеменә эләкте

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Хосусый эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары нигезендә, сатудан алынган продукцияләре конфискацияләнеп,  10000 сум күләмендә штраф билгеләнү нигезендә алминистратив җаваплылыкка тартылды.

Иң элек Шөгер авылындагы «Исток» кибетендә 41 савыт «Вита-септ» косметика лосьонын әйләнештә йөртү факты билгеләнде. Административ тикшерү барышында экспертиза үткәрү билгеләнде. Экспертиза тикшеренүе нәтиҗәләренә караганда, сатудан алынган продукция косметика чарасы түгел, ә су кушылган этил спирты (составында спирт күләме – 60,6%) булып тора һәм, әлбәттә инде, косметика продукциясенә карата куела торган ГОСТ таләпләренә туры килми.

Ә инде Тимәш авылындагы «Бытовая химия» кибетендә «Березовые почки» косметика лосьонын сату факты билгеләнде. Моннан тыш биредә тикшерү барышында 440 савыт шундый ук косметика лосьоны табып алынды. Бу очракта да административ тикшерү барышында экспертиза билгеләнде. Монысының нәтиҗәләре дә сатудан алынган продукциянең косметика чарасы түгел, ә су кушылган этил спирты (составында спирт күләме – 61%) булып торуын һәм, әлбәттә инде, косметика продукциясенә карата куела торган ГОСТ таләпләренә туры килмәвен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International