“Түгәрәк өстәл”нең төп темасы – мех әйберләрен сату

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 10 ноябрендә дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә, ә 7–11 ноябрьдә Европа сыйфат атнасы уздырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе дә  –  шул ук сыйфат проблемасы.

Шуны истә тотып, 2016 елның 9 ноябрендә Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр өчен "Арзан" сәүдә комплексында консультация пункты оештырды.

Белгечләребез консультация пункты эше барышында куллану базарында катнашучыларның хокуклары һәм бурычларын аңлатты, кулланучыларга товарны ничек итеп дөрес сайлап алырга һәм үз хокукларыңны ничек якларга икәненә, ә сатучыларга низаглы хәлләр килеп туган очракларда, законнан тайпылмыйча гына, нинди гамәлләр кылырга кирәклегенә, куллану экспертизасын үткәрү кагыйдәләренә һәм товардагы мәгълүматларны кайдан эзләргә һәм ничек итеп дөрес укырга икәненә өйрәтте.

Очрашуда мех әйберләре белән сәүдә итүче хосусый эшмәкәрләрдән бик күп сораулар алынды. 2016 елның 11 августында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев “Табигый мехтан кием-салым, кием-салымга кирәкле әйберләр һәм табигый мехтан башка әйберләр” дигән товар позициясе буенча товарларны контрольлек (идентификация) билгеләре белән маркировкалауны гамәлгә кертү буенча пилот проектын тормышка ашыру турында 11.08.2016 ел,  №787 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарын имзалады бит.

Шул сәбәпле 2016 елның 12 августыннан Евразия икътисадый берлегенә керүче илләр (Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан) территорияләрендә, җитештерүчеләрне, импортерлар, күпләп һәм ваклап сатучылар, комиссионерлар һәм мех базарында катнашучы башкаларны кертеп, әлеге товар позициясе буенча товарлар әйләнешендә катнашучыларның барчасы өчен мех әйберләрен маркировкалау мәҗбүри булып тора.

Проектта катнашучыларның барысы да мех әйберләрен маркировкалау турында мәгълүматларны Маркировкалауның мәгълүмат ресурсына (операторы – Федераль салым хезмәте) тапшыра.

Шулай итеп, 2016 елның 12 августыннан Россия Федерациясе территориясендә табигый мехтан эшләнеп, маркировкаланмаган әйберләрне әйләнештә йөрткән өчен һәм мондый товарларны маркировкалау тәртибен бозган өчен административ (РФ КоАП 15.12 статьясы) һәм җинаять җаваплылыгы (РФ Җинаятьләр кодексының 171.1 статьясы) гамәлдә булып килә.

Чарада катнашучыларның һәммәсенә «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары, “Тукыма һәм мех әйберләрен төзәткәндә, теккәндә кулланучылар хокуклары”, “Претензияне ничек дөрес итеп тутырырга”, “Аяк киемен сатып алучы өчен белешмәлек”, “Судка ничек дөрес итеп мөрәҗәгать итәргә” дигән белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International