“Сыйфат атнасы” кысаларында дегустацияле күргәзмә

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Европа сыйфат атнасы кысаларында ТР Әтнә районының Олы Әтнә авылында хосусый эшмәкәр Ф.Ф.Хәкимуллина ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә кондитер әйберләрен дегустацияләү нигезендә күргәзмә-таныштыру үткәрде.

Күргәзмәгә 15 атамадагы камыр ризыгы тәкъдим ителде. Бу ризыкларның барысы да хосусый эшмәкәр Ф.Ф.Хәкимуллинаның кулинария цехында җитештерелеп күргәзмәгә чыгарылды. Сүз уңаеннан, эшмәкәр ханымның цехында җитештерелә торган камыр ризыкларының һәммәсен аның кибетеннән сатып алырга мөмкин булуын да әйтеп үтик.

Хосусый эшмәкәр тарафыннан җитештерелә торган барлык продукция сертификатлаштырылган. Димәк, сатып алучыларга продукция сыйфатына шикләнәсе юк.

Күргәзмәгә бик күп халык җыелды. Аларның һәммәсе дә күргәзмәгә тәкъдим ителгән кондитер әйберләре белән танышу, тәмен татып карау һәм сыйфатын бәяләү мөмкинлеге алды.  Әйтергә кирәк, күргәзмә кунаклары камыр ризыкларын бик югары бәяләде.

Бу чарада Арча территориаль органы хезмәткәрләре республиканың куллану базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешенең артуы, товарларны халыкка таныту эшен көчәйтү темасы буенча чыгыш ясады. Җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималының табигый, сыйфатлы, “свежий” булуы аңлатылды.

Монан тыш кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләре, аларны куллану, норматив документлар таләпләрен үтәү тәртибе; продукциянең куллану үзенчәлекләре һәм составы ягыннан кулланучылар өчен дөрес мәгълүматлар бирү зарурилыгы мәсьәләләренә тукталып үтелде.

Территориаль орган хезмәткәрләре күргәзмәгә җыелган халыкны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләре белән дә таныштырырга онытмады. Кулланучылар өчен файдалы белешмәлекләр һәм газеталар өләшенде.

Шулай итеп, күргәзмә халыкны  сыйфатлы җирле продукция белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлеккә әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International