2016 елның 3 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Түбән Кама шәһәрендә хосусый эшмәкәр М.Ю.Зиновның «Фактория» стационар булмаган сәүдә объектында (павильон) алкогольле продукция (сыра) сату факты ачыкланды.
Әлеге факт буенча закон бозучыга карата РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.
Ә инде закон бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр иткән гражданинга 2 000 сум күләмендә акча биреләчәк.