10 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы белгечләре белән берлектә «Оптовик» ҖЧҖнең сәүдә челтәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультация ярдәме күрсәтү өчен консультация өстәле оештырылды.
Кулланучылар, форсаттан файдаланып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе, шулай ук азык-төлек продуктларының санитария нормалары буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Аларның һәркайсына тулы җаваплар ирештерелде. Кулланучыларга һәр конкрет очракта нинди хокукларга ия булулары һәм, закон нигезләмәләренә таянып, әлеге хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.
Шулай ук җирле җитештерүче – “Алабуга ит консервлары комбинаты” ААҖ продукциясе белән таныштыру да булды әле. Чара барышында теләгендә булган барча кеше җитештерүченең яңа продукциясе белән танышу гына түгел, бәлки, тәмен татып карап, аны бәяләү мөмкинлеге дә алды.
Кулланучылар – ЭССЕН сәүдә объекты сатып алучылары үткәрелгән чара өчен белгечләребезгә җылы рәхмәт сүзләрен кызганмады.