Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан авылы мәктәбе укучылары уку йорты юбилеена чираттагы бүләкләре белән сөендерде

2016 елның 11 ноябре, җомга

Олы Тархан мәктәбе укучылары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасында катнашты.

Республика күләмендәге олимпиадада катнашу өчен 2400гә якын укучы теркәлгән булса, шуның 55е  – Олы Тархан урта мәктәбендә белем алучы балалар иде. Тест биремен үтәгәннән соң әлеге мәктәптән 15 бала икенче этапка үтте. Өченче этапка исә бөтен республика күләменнән барлыгы 41 укучы, шул исәптән Идел арьягы зонасыннан (Апас районыннан – 2, Буа – 1, Югары Ослан – 1, Чүпрәле – 1, Тәтеш районыннан – 4) 9 егет-кыз узды.

Мәктәп директоры Расыйх Интал улы Шагаев та: “Мәктәбебездән дүрт баланың катнашуы – бик зур уңыш ул!” – дип, бу җәһәттән кичергән шатлык хисләрен яшермәде. 

Олимпиадада катнашучылар октябрьнең соңгы көнендә Казан шәһәрендә үткән өченче турда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тест барышында да, шулай ук практик бирем – куллану базарының төрле өлкәләрендә кулланучының килеп эләгү ихтималы булган конкрет хәл буенча претензия тутыру һәм аны нигезләү барышында да югары дәрәҗәдә куллану белемнәренә ия булуларын күрсәтте.

Конкурста катнашучылар өчен, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль закон статьяларына таянып, билгеле бер вакыт эчендә дөрес итеп претензия тутыруга кайтып калган бурычларны хәл кылу иң катлаулысына әйләнде. Шуннан соң һәр укучы үзе әзерләгән претензиясен компетентлы жюри алдында яклады.

Әйтергә кирәк, Олы Тарханның егет-кызлары үз мәктәпләре данына тап төшермәде – 10 сыйныф укучысы Алсу Вахитова 3 дәрәҗә дипломга ия булды.

Шулай ук аерым номинацияләр буенча призерлар билгеләнде:

10 сыйныф укучысы Рамилә Вахитова “Куллану белемнәре нигезләрен өйрәнүдәге уңышлар өчен”;

11 сыйныф укучысы Алмаз Дульдеев “Куллану белемнәрен үстерүдәге тырышлык һәм ныклык” өчен номинацияләрендә уңышка иреште.

Моннан тыш Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан авылы урта мәктәбе куллану белемнәрен үстерүгә керткән өлеше һәм “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасынла катнашучыларны ныклап әзерләгән өчен мәктәпләр арасында иң яхшысы буларак билгеләнде.

Кыскасы, олимпиадада катнашучылар, үз мәктәпләрендә бик тә әйбәт, нык белемнәр алганлыкларын күрсәтеп, уку йортының 40 еллыгына менә дигән бүләк әзерләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International