2016 елның 10 ноябрендә Чапшар авылында “Мобиль бригада” дигән чара үткәрелде.
“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Гөлшат Сәлахова һәм Наталья Закирова 9.00 сәгатьтән башлап “Кили авылы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә кече яшьтәге мәктәп балалары белән тормыш эшчәнлеге иминлеге буенча дәрес уздырды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре Гөлнара Якупова һәм Гүзәл Кәлимуллина бүлек карамагындагы кешеләрнең, һәлак булган сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, шул ук өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарның өйләрендә булып, әлеге гражданнарга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча кииңәш-табышлар бирде. Өлкән яшьтәге гражданнарның һәммәсенә янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм учреждениенең элемтәгә керү өчен телефоннары өләшенде.
Ә инде клубта уздырылган авыл халкы белән очрашуга Балтач районы халыкны социаль яклау үзәге директоры Зиннур Зәйнуллин, “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсе Балтач районындагы бүлеге белгече Рузилә Рамазанова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгече Гөлназ Сафина, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча белгеч Ясминә Шәмсетдинова чакырылды.
Очрашуны Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин ачып җибәрде. Ул авылда яшәүчеләрне “Мобиль бригада” үткәрү программасы белән таныштырып, быелның 20 ноябрендә үзара салым (самообложение) буенча референдум үткәрү турында сөйләп үтте. Тимур әфәнде җыелган акчаны Чапшар авылында корыган агачларны кисүгә тотуның планлаштырылуын билгеләп үтте. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Зиннур Зәйнуллин авыл халкын үзәкнең эше белән таныштырды, хезмәт биржасына учетка кую һәм теркәүгә алу кагыйдәләре, инвалидларны, төрмәдән чыкканнарны, югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаган егет-кызларны эшкә урнаштыру үзенчәлекләре турында сөйләде. Шуннан соң сүз алган “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева үзәкнең эше һәм пенсионерлар, инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү мөмкинлекләренә тукталып үтте. Пенсия фонды бүлеге белгече Рузилә Рамазанова исә социаль хезмәтләр күрсәтү җыелмасын (социаль пакет) рәсмиләштерү зарурилыгы турында аңлатып үтте. Ә инде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Гөлназ Сафина очрашуга җыелган барча халыкны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән таныштырып, кулланучылар хокукларын яклау буенча закон нормаларын аңлатты.
Җирле халыкның Чапшар авылында урамнарны яктыртуга, инвалидларга дарулар бирү ягыннан социаль пакетка, «Светофор» кибетендә (Кариле авылы) кулланучылар хокуклары санга сугылмавына бәйле сорауларына тулы җаваплар ирештерелде.
Чара район Мәдәният йорты артистларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Җыеп кына әйткәндә, “Мобиль бригада” чарасы бик оешкан төстә узды. Җирле халыкка үзләрен кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча тиешле мәгълүматлар бирелде, консультация ярдәме күрсәтелде. Соңыннан чарада катнашучыларның һәммәсенә мәгълүмати буклетлар таратылды.
Ә инде ачыкланган проблема – ташламадан файдаланучы берәүнең социаль пакет буенча дару алу мөмкинлегенә ия булмавы Балтач район үзәк хастаханәсенә юлланырга тиешле мөрәҗәгать-хатта урын алачак.