Бүген товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты теләсә кайсы предприятие яки оешманың уңышлы эшчәнлеге өчен иң кирәкле шарт булып тора. Әлеге проблеманы игътибар үзәгенә алу максатыннан халыкара бәйрәм дә гамәлгә куелган хәтта: ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөья сыйфат көне билгеәп үтелә.
Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре 2016 елның 10 ноябрендә ТР Әтнә районының Олы Әтнә авылында урнашкан уенчыклар кибетендә әлге сәүдә оешмасы хезмәткәрләре өчен чара үткәрде. Бу кибеттә кулланучыларга балалар уенчыкларының киң ассортименты тәкъдим ителгән. Куллану базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, хосусый эшмәкәр һәм аның сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны аңлату буена семинар-уку үткәрелде.
Әйтергә кирәк, балалар өчен уенчыкларның күңел ачу, уйнау өчен генә түгел, бәлки әле танып белү максатында да әһәмияте гаять зур. Шул ук вакытта сатуда төрле җитештерүчеләрнең бихисап күләмдә уенчыклары урын алган. Шуңа күрә киштәдәге дистәләрчә төрдәге курчак-машиналардан ата-аналарның күзләре камашып, бу төрлелек эчендә югалып калырга мөмкин.
Теге яки бу уенчыкны сайлап алганчы шуны истә тотарга кирәк: ул матур, кызыктыргыч, үзенә тартып тора торган гына түгел, бәлки иминлек, шул исәптән экологик иминлек таләпләренә дә җавап бирергә, сыйфатлы булырга тиеш. Кибеттә балалар өчен заманча уенчыклар күп кенә очракларда мондый таләпләргә туры килми, шуңа күрә аларны бик төптән уйлап кына сайлап алырга кирәк.
Уенчыкларның сыйфатын билгеләү өчен иң элек сатучының товарга сыйфат сертификатын күрсәтүен сорау шарт. Әлеге документ уенчыкның тиешле тикшерү аша узуын, иминлек таләпләренә тулысынча җавап бирүен һәм кеше сәламәтлеге өчен зыян китерү куркынычы белән янамаган материаллардан эшләнүен раслый. Моннан тыш уенчыкка СЭС хезмәткәрләренең тикшерү нәтиҗәләре буенча бирелә торган гигиена сертификаты да булырга тиеш.
Товарның савыты-тартмасыннан да бик күп мәгълүматларны укып белергә була. Алар уенчыкның җитештерүчесенә, яраклылык срокларына, кайсы яшьтәге балалар өчен билгеләнгәнлегенә һ.б. кагылышлы булырга мөмкин. Барлык мәгълүматларның да рус телендә күрсәтелүе фарыз.
Кибет хезмәткәрләренә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы белән беррәттән, РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре дә аңлатып үтелде. Аерым алганда, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучының нинди хокукларга ия булуы, аның аерым таләпләрен канәгатьләндерү өчен закон нигезендә нинди срокларның билгләнүе турында сөйләп үтелде. Шулай ук кулланучының азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны башкасына алыштыру хокукларына тукталып үтелде. Шул ук вакытта Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге турында аңлатылды.
Ахырдан чарада катнашучыларның һәммәсенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, “Кулланучыга белешмәлек” буклетлары өләшенде.