27 октябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Казан – Чаллы урау юлында, төгәлрәге, Алабуга шәһәре тирәсендә, ВАЗ 21140 маркасындагы автомобильне туктатып, багажнигында хәмер исе килеп торган үтә күренмәле сыекча тутырылган 1,5әр литрлы 19 пластик шешә табып алган.
Продукция хуҗасы – машина йөртүче аңлатуынча, аракыны, туй көнен һәм алда торучы Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү өчен, литр ярым сыешлы бер шешәсен 300әр сумнан сатып алган. Шул ук вакытта күзе төшкән хәмернең сыйфаты турында уйлап та карамаган.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә. Хуҗасыннан тартып алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.