Сыйфат атнасы дәвам итә

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Бөтендөнья сыйфат атнасы кызган чорда мебель белән сәүдә итүче эшмәкәрләрне дә игътибардан читтә калдырмады. Белгечләребез «Алтын Ай» сәүдә үзәгендә чаралар комлексы – эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен профилактика чарасы, консультация өстәле оештырып, сыйфатлы һәм сыйфатсыз мебельне кире кайтару, башкасына алыштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу үткәрде.

Чарада катнашучыларның һәммәсенә сыйфатсыз товар сату һәм сатып алу очрагында төп хокуклары һәм бурычлары аңлатылды, шулай ук үлчәме һәм габаритлары ягыннан яраксыз булып чыккан сыйфатлы мебельне кире кайтару мәсьәләсенә кагылып үтелде. Кулланучыларга РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп пунктлары, сыйфатлы мебельне кире кайтарып булмавы аңлатылды.

Эшмәкәрләрнең индивидуаль үзенчәлекләргә ия булган мебельне кире кайтару турындагы соравына белгечләребез квалификацияле җавап бирде.

Моннан тыш территориаль орган хезмәткәрләре кулланучылар өчен акция үткәреп, теләгендә булган барча кешегә буклетлар таратты һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International