Бөтендөнья сыйфат көне бәйрәменең төп максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын сатуга тәкъдим ителә торган продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат проблемасына юнәлтү.
Әйе, сыйфат проблемаларын хәл кылуга юнәлдерелгән эшчәнлекне көчәйтергә кирәк шул. Әлеге проблема, беренчедән, товарларның кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиешлеген, икенчедән, кулланучыларның барлык ихтыяҗлары һәм таләпләрен канәгатьләндерергә тиешлеген аңлата.
Бүгенге шартларда товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты теләсә кайсы предприятие һәм оешманың уңышлы эшчәнлеге өчен төп шарт булып тора. Ә инде сыйфат төшенчәсе тормыш сыйфаты төшенчәсе – әйләнә-тирә мохитне, кешеләрнең физик һәм психик сәламәтлеген саклау белән турыдан-туры бәйле.
Шуларны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрү кысаларында инде менә күп еллар буе икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары базарында лаеклы урын алып килүче «Елхово Альметьевского РайПО» ҖЧҖ пекарнясының эше белән танышты.
Пекарняны яхшылап карап чыкканнан соң коллектив вәкилләре белән очрашу булды. Җитештерелә торган продукциянең сыйфаты һәм күләме, шулай ук югары сыйфатлы табигый компонентлар куллану (бу кадәресе җитештерелә торган икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларының сыйфат гарантиясе булып хезмәт итә) фикер алышуның төп темаларыннан берсенә әйләнде. Очрашу барышында «Елхово» ҖЧҖ хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап ишетү мөмкинлегенә дә иреште.
Гомумән алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җирле җитештерүчеләрнең үз товарларын халыкка таныту буенча эшчәнлеген көчәйтүдә актив катнашып килә.