Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары белән эшчәнлекнең бу өлкәсендәге законнарны аңлату буенча 15 семинар үткәрде. Моннан тыш территориаль орган хезмәткәрләре, консультацияләр бирү яки практик ярдәм итү максатында, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатучылар өчен күчмә чаралар үткәрде.
Үзләренең бизнесын нәтиҗәле төстә алып бару белән кызыксынучы эшмәкәрләр мондый семинарлар, консультацияләрдән соң, эшне судка кадәр җиткермичә, кулланучы таләпләрен үтәргә карар кыла. Ул гына да түгел, алар кулланучыларның законлы хокукларын бозмыйча, килеп туган теге яки бу хәлләрдә нәрсә эшләргә икән, дигән сорау белән территориаль орган белгечләренә ешрак мөрәҗәгать итә башлый.
10 ноябрьдә сәүдә объектларында – «Торговый двор» ярминкәсендә (Әлмәт ш.), «Залан» (Баулы ш.) һәм «Шифа» (Лениногорск ш.) кибетләрендә кулланучыларга күчмә консультацияләр оештырылды. Әнә шундый консультацияләр бирү һәм претензияләр әзерләүгә ярдәм итү юлы белән кулланучыларны борчыган мәсьәләләрне хәл кылу гражданнарга хокукый ярдәм алу һәм бәхәсләргә кичекмәстән нокта кую мөмкинлеге ача шул.
Әйтергә кирәк, гражданнарыбыз мондый чараларда елдан-ел активрак төстә катнашып килә. Алар низагларны хәл кылуның уңай нәтиҗәләре турында сөйләп, белгечләребезнең күңелен күрергә дә онытмый. Бу кулланучыларның аңлырак була баруларын һәм үз хокукларын яклаудан курыкмауларын күрсәтә.