Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклау системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы чараларын үтәү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары арасында куллану белемнәренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреп килә. Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Әлмәт, Азнакай, Лениногорск районнары уку йортларында әнә шундый дәресләр уздырылды.
Бүгенге шартларда мәктәп укучылары өчен куллану белемнәрен үзләштерүнең зарурилыгы беркемдә дә шик тудырмый. Чөнки кешенең базар мохитендә үз-үзен дөрес тотуы, дөрес гамәлләр кылуы – төп һәм алыштыргысыз шарт.
Территориаль орган хезмәткәрләре дәресләр үткәргәндә, теория белән үреп, тормышта килеп чыгу ихтималы булган хәлләргә анализ ясау аша балаларны куллану нигезләренә өйрәтә.
Үсә төшкән саен көндәлек тормыштагы иң катлаулы хәлләрдә дә югалып калмыйча, үзләрен лаеклы һәм иркен тотуы өчен балаларны нәтиҗәле куллану тәртибе нигезләренә өйрәтергә кирәк. Куллану белемнәре нигезләренә өйрәтү аларда җаваплылык, сакчыллык, максатка омтылышлылык, аңлылык кебек шәхес өчен һәм гомумән җәмгыять өчен мөһим сыйфатлар тәрбияләү мөмкинлеге бирә.
Мәктәп укучыларын аңлы кулланучы яки киләчәктә эшмәкәр булырга өйрәтү Әлмәт территориаль органының нәкъ менә төп өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора да инде.
Тулаем алганда, кулланучылар хокукларын яклау төшенчәсе җәмгыятьтә физик зат, ягъни кулланучы белән эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы, ягъни товар җитештерүче, хезмәт күрсәтүче яисә сатучы арасында килеп туучы мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелеп, дәүләт тарафыннан тормышка ашырылып килә торган чаралар комплексын күздә тота.
Кече предприятиеләрне үстерүне тормышка ашыру мөмкинлеге бирердәй дәүләт ярдәменең төп юнәлешләренән берсе булып мәгълүмати-консультация ярдәме тора. Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре системалы төстә эшмәкәрләр белән очрашулар үткәреп килә. Очрашулар, киңәшмәләр, лекцияләр барышында бизнес-бергәлек өчен әһәмиятле мәсьәләләр карала. Эшмәкәрләр мондый чараларга карата зур кызыксыну күрсәтеп, аларда актив катнашып килә.