Сумка молниясендәге “собачка”ның эштән чыгуы завод брагы була аламы, сыйфатлы оек-оекбашларны кире кайтарырга яки башкасына алыштырырга мөмкинме – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре эшмәкәрләр һәм кулланучыларның әнә шундый “мәкерле” сорауларына җавап бирде. Куллану базары өлкәсенә кагылышлы темалар буенча фикер алышу максатында үткәрелгән комплекслы чарада эшмәкәрләр, шулай ук кулланучылар катнашты.
Комплекслы чара, Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган чаралар үткәрү кысаларында, «Тулпар» сәүдә-күргәзмә үзәгендә уздырылды.
Шулай ук, автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләрнең кибет киштәләрендә тәкъдим ителә торган нинди икмәк-күмәч ризыкларына өстенлек бирүләрен ачыклау максатыннан чыгып, Чаллы шәһәре халкы арасында анкета чарасы да үткәрелде. Шәһәребездә яшәүчеләрнең, ассортиментының бай, икмәк-күмәчләренең ашап туйгысыз тәмле булуыннан чыгып, барыннан да элек “Чаллы икмәге” ЯАҖ продукциясенә мөкиббән китүләре ачыкланды. Алар, аерым алганда, «Семейный» һәм «Бородинский» икмәкләренә карата “иң-иң” дигән фикердә торуларын белдерде.
Чара ахырында барча халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан әзерләнгән буклетлар һәм басма продукция өләшенде.