Сыйфатлы икмәк – саулык ул

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

11 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы белгечләре белән берлектә Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында «Золотая Нива» Сәүдә йортының сәүдә челтәрендә әлеге челтәрнең үзендә җитештерелә торган икмәк-күмәч ризыклары күргәзмә-презентациясен оештыруда катнашты.

Чара барышында теләгендә булган һәркем җитештерүченең яңа продукциясе белән танышу гына түгел, бәлки тәмен татып карау, бәяләү мөмкинлеге дә алды. Моннан тыш производство технологына икмәк-күмәч ризыкларының сыйфаты һәм аларны саклау турындагы мәсьәләләр буенча турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә тудырылды. Технолог ханым, үз чиратында,  "Пищекомбинат" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең элек-электән килгән икмәк пешерү традицияләренә ия булган динамикалы төстә үсеп килүче предприятие булып торуын билгеләп үтте.

 Биредә икмәк-күмәч ризыклары ассортименты 80 атамадан артып киткән, барлыгы 100 атамадагы кондитер әйберләре җитештерелеп килә. Продукция, предприятиенең фирма сәүдә маркалары белән, заманча матур төрелмә-савытларга урнаштырып сатыла. Халык арасында ихтыяҗ зур булган икмәк-күмәчләр Татарстанның барлык шәһәрләрендә, шулай ук Россия калаларында сатыла.

Борынгы традицияләрне саклап калу һәм югары сыйфатлы продукция җитештерү – әлеге предприятиенең төп уңыш сере әнә шул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International