Мамадыш шәһәрендә студентлар белән очрашу

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы консультанты сыйфат атнасы кысаларында куллану һәм хәмер базары өлкәсендәге белемнәр нигезләре буенча лекция үткәрде. Чара Мамадыш шәһәренең политехник көллиятендә узды.

Студентларга куллану һәм хәмер базары өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре бәян ителде, кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Көллият студентларына Дәүләт алкоголь инспекциясенең интернет челтәрендәге рәсми сайтында куллану базары өлкәсенә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар табып булуы турында аңлатылды.

Әңгәмә бик җылы, дустанә рухта узды. Ахырда егет-кызлар  очрашуның кызыклы узуын, мондый чараларны алга таба да уздырырга кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International