Сатып алынган товарыгыз күңелегезгә хуш килерлек түгелме? Ватык техникага килеп каптыгызмы яки кибеттән алып кайткан аяк киемегезнең табаны икенче көнне үк кубып төштеме? Кызганыч, мондый хәлләргә һәркайсыбыз диярлек юлыгып тора.
Килеп туган моның ише күңелсезлекләрдә кем хаклы да кем гаепле? Ә нинди гамәлләр күрергә? Казан шәһәре Совет районының 79 нчы урта мәктәбе укучылары Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 18 нче китапханә-филиалында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече белән “Капчыктагы песине сатып алмаска!” дигән темага уздырылган очрашуда әнә шулар турында белүгә иреште.
Һәр кулланучы теге яки бу товарны сатып алганда, сыйфатлы булып чыкса ярый инде, дип борчыла. Сыйфат... без бу төшенчә белән көн саен очрашып торабыз. Укучылар, кәеф-рухыбыз, сәламәтлек, иминлегебез, димәк, тормышыбызның сыйфаты нәкъ менә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына бәйле, дигән нәтиҗәгә килде. Чыннан да, кешеләр элек-электән начар товарга юлыгудан курыккан һәм мондый хәлгә килеп капкан очракларда нык борчылган шул.
Европа сыйфат атнасы кысаларында үткәрелгән очрашуның исеме очраклы гына сайлап алынмаган. Безнең һәркайсыбыз – кулланучы. Димәк, без үз хокукларыбызны белергә, товарның маркировкасын танырга, үзебезгә мәгълүм булмаган фирмалар җитештергән продуктларга кызыкмаска тиеш, дигән сүз. Балаларга товар этикеткаларында язылганнарны укырга, энә күзе хәтле генә хәрефләр белән язылганлыктан, этикеткасын укып булмаган, җитештерү датасы һәм яраклылык срогы беленер-беленмәс кенә булган ризыкларны сатып алмаска; сәүдә ноктасы сатучысы продуктны төгәл генә тасвирлап бирә алмаса, сатып алучыга товарының сыйфатын раслаган документлар күрсәтергә теләмәсә, бу урыннан тиз генә кыякларга киңәш ителде.
Укучылар китереп үтелгән конкрет мисалларда сатып алырга ниятләнгән товар турында барлык мәгълүматларны да белеп торырга кирәклегенә инанды. Беренчедән, без акчаны нәрсәгә түләгән булсак, шуны (мәсәлән, кирпеч түгел, ә телефонны) төреп яки тартма-савытка салып биргәнлекләрен төгәл белеп торырга тиешбез. Икенчедән, тартма-савытка салып бирелгән товарның кирәкле барлык әйберләре (колакчыннар һ.б) барлыгына, өченчедән, телефонның үз функцияләрен башкаруына инанырга тиешбез. Әлбәттә инде, товарның сәламәтлек өчен куркынычсыз булуы да бик кирәк.
Әңгәмә җылы, дустанә рухта узды. Тормышта еш очрый торган хәлләргә мисаллар китерелеп, алардан чыгу юллары тасвирлап үтелде. Балалар белгечебез сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлады. Әле бик яшь булуларына карамастан, инде һәркайсының да диярлек кулланучы буларак тормышта әнә шундый бәхәсле хәлләргә юлыккалаганы сизелеп торды.
Законны белү һәм аны тормышта куллана алу – мондый очрашуларның төп максаты әнә шул. Белгечебез һәр укучының соравына тәфсилле җаваплар ирештерде.
Очрашу ахырында кыска гына викторина булды. Шулай итеп, сорауларга җаваплар балаларның яңа белемнәрне ни дәрәҗәдә әйбәт үзләштерүләрен ачыклау мөмкинлеге бирде.