“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда кулланучылар хокукларын судтан тыш һәм суд тәртибендә карау мөмкинлеге күздә тотылган. Судтан тыш тәртипнең асылы шунда: кулланучы, судка дәгъва белән мөрәҗәгать итеп тормыйча гына, санга сугылмаган хокукын яклау турында таләбен турыдан-туры сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) куярга мөмкин.
Кулланучылар таләпләрен судка кадәр карап тикшерү тәртибе якларны килеп туган аңлашылмаучанлыкларны мөстәкыйль җайга салуга, ә сатучыны (җитештерүче, эш башкаручы) – санга сугылмаган хокукны тиз генә торгызу өчен, кулланучының нигезле таләпләрен ихтыярый төстә канәгатьләндерүгә этәрү максатыннан чыгып күздә тотылган.
Тормышта еш кына шундый сорау килеп туа: судка мөрәҗәгать иткәнче, кулланучыга, сыйфатсыз товар сату яки сыйфатсыз эш башкару (хезмәт күрсәтү) җәһәтеннән сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) таләпләр куярга кирәме, әллә кирәкмиме? “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда кулланучының нигезле таләпләрен ихтыярый тәртиптә канәгатьләндерүдән баш тарткан өчен сатучының (җитештерүче, эш башкаручы) җаваплылыгы күздә тотылган. Әмма кулланучының нигезле таләпләрен ихтыярый рәвештә канәгатьләндерү – сатучының (җитештерүче, эш башкаручы) бурычы. Кулланучыга килгәндә, үзенең санга сугылмаган хокукларын яклау турында сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) судка кадәр тәртиптә таләпләр кую – кулланучының хокукы.
Шуңа күрә ул, үзенең теләгенә карап, йә сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) санга сугылмаган хокукын яклау турында таләп куя яки, сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) алдан таләпләр куймыйча гына, судка дәгъва белән мөрәҗәгать итә ала. Әлбәттә инде, сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) кулланучы таләбен ихтыярый рәвештә тулысынча яки өлешчә канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) таләпләр кую кулланучыны судка дәгъва белән мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм итми. Бу кагыйдәдән чыгарма бары тик мораль зыянны каплау турында кулланучы таләпләре өчен генә күздә тотылган. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 15 статьясында каралганча, мораль зыянны каплау күләме суд тарафыннан билгеләнә. Димәк, сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) тарафыннан хокукларының санга сугылмавы сәбәпле кулланучыга китерелгән мораль зыянны каплау турында таләп фәкать суд тәртибендә генә канәгатьләндерелергә мөмкин.
Әмма судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында эшләрне карап тикшерү тәҗрибәсеннән күренгәнчә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының югарыда соңгы итеп күрсәтеп үтелгән нигезләмәләре башкача, тәгаенләп әйткәндә, бәхәсне хәл итүнең претензия рәвешендәге тәртибен үтәү турында императив нормалар буларак карала. Әйтик, гражданнар, турыдан-туры сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) судка кадәр мөрәҗәгать итмичә, кулланучы буларак үз хокукларын яклау өчен судларга мөрәҗәгать иткәндә, кагыйдә буларак, мондый тәртипне үтәү өчен гражданнарга дәгъва гаризалары кире кайтарыла.
Шул рәвешле Законның мәгънәсе буенча эшләрнең әлеге категориясе буенча бәхәсне судка кадәр тәртиптә мәҗбүри төстә башлангыч хәл итү билгеләнмәсә дә, тормышта кулланучыга, таләбен язмача нигезләп, сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) мөрәҗәгать итү хәерлерәк.
Җавап бирүчегә баштан мөрәҗәгать итмәгән тәкъдирдә, кулланучы үзенең хәлен үзе үк мөшкелләндерә. Ул үзен мораль зыян, неустойка түләтү һәм Законда күздә тотылган башка санкцияләр мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Ихтыярый рәвештә кулланучының законлы таләпләре канәгатьләндерелмәгән, билгеләнгән сроклар үтәлмәгән, эшмәкәр гаепле булган очракларда бу хәл дәгъва бирүче судка кадәр мөрәҗәгать итмәгән очракта билгеләнмәячәк. Мәсәлән, җитештерүче (эш башкаручы, сатучы) яки кулланучы белән килешү нигезендә җитештерүче (сатучы) функцияләрен башкаручы оешма тарафыннан Россия законнарында һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салган хокукый актларда күздә тотылган кулланучы хокукларын санга сукмау сәбәпле кулланучыга китерелгән мораль зыян фәкать сатучының (җитештерүче, эш башкаручы) кулланучы претензияләрен ихтыярый рәвештә канәгатьләндерүдән баш тартуны раслаган нинди дә булса документлар булмыйча, зыян китерүче гаебен раслау мөмкин булмаганда гына зыян китерүче тарафыннан компенсацияләнергә тиеш. Ә инде неустойка түләтү өчен бурычның үтәлмәү яки тиешенчә үтәлмәү фактын билгеләргә кирәк. Моннан тыш суд кулланучы таләпләренең ихтыярый тәртиптә канәгатьләндерелмәгәнлеген билгеләсә, дәүләт дәгъва бәясенең илле проценты күләмендә штраф түләтүгә хокуклы.
Сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) кулланучының телдән таләбе буенча аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) исеменә ике нөсхәдә претензия тутырырга кирәк. Претензиядә куела торган таләпләрнең асылы бәян ителә, телдән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту факты күрсәтелә. Претензиядә кулланучы хокукларын ихтыярый рәвештә канәгатьләндерү таләбе урын алырга тиеш. Юкса кулланучы судка мөрәҗәгать итеп, хокукларын яклаудан тыш, матди һәм мораль зыянны каплауны да таләп итәргә мөмкин. Өе адресын күрсәтеп, мөрәҗәгать итүче тарафыннан имзаланган претензия, претензия буенча документлар белән бергә, адресатка тапшырыла. Икенче нөсхәдә төп нөсхәсенең вазыйфаи зат тарафыннан кабул итеп алынуы турында язып куярга кирәк. Хат шулай ук почта аша заказлы хат белән (адресатка тапшыру турында уведомление белән) җибәрелергә мөмкин. Шул рәвешле кулланучылар хокукларын яклау турында эшләрнең күпчелеге буенча претензия кую мәҗбүри түгел, әмма судта тикшерүгә кадәр җавап бирүчегә карата үз таләпләреңне аныклау һәм кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срогы башланган вакытны документта теркәү ысулы, бәхәсләрне судка кадәр мөмкин булган җайга салу тәртибе буларак, тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына МТС – «Русская телефонная компания» ЯАҖ хезмәткәрләренә карата түбәндәге мәсьәләләр буенча күп санлы шикаятьләр алына:
- кулланучылар өчен мәгълүмат бирү таләпләрен бозу;
- кулланучыларга сатучы, җитештерүче, эш башкаручы турында мәгълүматлар җиткерүгә, шул исәптән кулланучыларга мәгълүмат җиткергәндә кулланыла торган телгә карата таләпләрне бозу;
- кулланучыларның таләпләрен кабул итеп алу тәртибен бозу;
- кулланучы претензиясенә җавап бирү сроклары;
- кулланучының законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту мәсьәләләре буенча.
Сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) претензия тәртибендә таләпләрегезне канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, Сез, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 11 статьясы нигезендә, законлы хокукларыгызны һәм мәнфәгатьләрегезне яклау өчен судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итә аласыз.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 1 статьясы, 17 статьясындагы 3 пункты, РФ Салым кодексының 333.36 статьясындагы 2 пунктының 4 пунктчасы нигезендә, кулланучы үз хокукларын бозуга бәйле дәгъвалар буенча дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 17 статьясындагы 2 пункты, РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 29 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, әлеге категория буенча дәгъвалар дәгъва бирүченең яшәү яки вакытлыча яшәү урыны (оешманың урнашу урыны; килешүне төзү яки үтәү урыны) буенча судка тапшырылырга мөмкин.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Дәгъва гаризасын төзүгә ярдәм итү һәм РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 131 статьясы нормаларын аңлату кирәк булганда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Өстәмә рәвештә тагын шуны да аңлатып үтәбез: сез, мөстәкыйль таләпләрен белдермәүче өченче зат сыйфатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясен суд процессында катнашуга җәлеп итү турында судка үтенечнамә тапшыра аласыз.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаганда, түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш., Горюнов ур., 14
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур, 3
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш.,Тукай ур., 7
тел.: (85595) 5-19-72