Ноябрь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эшен дәвам итә.
Ноябрьнең беренче яртысында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегеннән, административ тикшерүләр үткәрү өчен, билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган, Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция ташучы гражданнарга карата 2 материал керде. Нәтиҗәдә 951 литр күләмендә алкогольле продукция хуҗаларыннан алынды.
Моннан тыш көмешкә сатуның 1 факты (Аксубай районы, Иске Үзи авылында), закон нигезендә сату вакыты чикләнгән сәгатьләрдә алкогольле продукция сатуның – 4 (2 се – Түбән Камада, 2се – Зәйдә), Түбән Кама кибетендә 100мл сыешлы савытта медицина спиртын сатуның – 1 һәм Түбән Кама шәһәрендәге стационар булмаган сәүдә объектында сыра сатуның 1 факты ачыкланды.