“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы 1992 елның 7 февралендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан кабул ителеп, 1992 елның 7 апреленнән үз көченә керде. Закон кабул ителү вакытыннан алып бүгенгәчә кулланучылар файдасына шактый гына үзгәрешләр кичерде. Суд тәҗрибәсеннән күренгәчә, чынбарлыкта чын мәгънәсендә эшли торган законнарның (әйтергә кирәк, андый законнар күп түгел) берсе бу. Әлеге Закон кабул ителгәч, Россия кулланучысының тормышы күпкә үзгәрде. Ә иң мөһиме – үзенең шәхесенә башка күзлектән карау мөмкинлеге барлыкка килде.
2016 елның 10 аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына алынган мөрәҗәгатьләргә анализ нәтиҗәләреннән чыгып, шуны әйтергә була: аяк киеме сыйфатына шикаятьләр саны узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 20%ка арткан. Шуны истә тотып, кулланучыларыбызга әлеге өлкәдәге закон нормаларын тагын бер кат аңлатып үтәргә булдык.
Аяк киемен дөрес итеп сайлап алу өчен иң элек аның нинди максатка билгеләнәсен ачыклау кирәк. Билгеләнеше буенча аяк-киеменең бүленеше түбәндәгечә:
- көндәлек (яшь категориясеннән чыгып, урамда һәм бүлмәдә кию өчен билгеләнгән аяк киеме);
- модельле (бүлмәдә кыска вакыт эчендә кию өчен билгеләнеп, мода таләпләренә туры килә торган аяк киеме);
-өйдә кию өчен;
- юлда кию өчен;
- комлыкта кию өчен;
- актив төстә ял итү өчен;
- милли,
-спорт;
- җәйге;
- кышкы;
- язгы-көзге.
Шуны истә тотыгыз: көндәлектә кию өчен кышкы аяк киеме кирәк икән, модельле аяк киеменә тукталудан мәгънә юк. Юкса аяк киемен билгеләнеше буенча кулланмыйча, сатучыга нинди дә булса претензия белдерү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкинсез. Шунысы да бар: сезонлы аяк киемен вакытыннан алда сатып алганда, гарантия сроклары тиешле сезон башыннан исәпләнелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 5.09.98 ел, № 611-р боерыгы):
кышкы сезон – 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;
язгы сезон – 16 марттан 15 майга кадәр;
җәйге сезон – 16 майдан 31 августка кадәр;
көзге сезон – 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.
Җәйге аяк киемен көзен киеп йөргәндә дә гарантия хезмәте күрсәтелү һәм башка таләпләр кую хокукын югалтырга мөмкинсез.
Аяк киеменә бәйле рәвештә күңелсез хәлләрдә калмас өчен нәрсәләргә игътибар итәргә соң?
Сатып алганда, кулланучы аяк киемен үлчәме буенча бик җентекләп сайларга тиеш. Аяк киемен кичен яки төштән соң, аяклар бераз арып, берникадәр күбенгәч сатып алуы хәерлерәк. Аяк киеме табанны кысмаска тиеш. Дөрес итеп сайлап алынмаган очракта аяк киеме өслеге “бөгәрләнергә”, яргаланырга, күненең тышкы “кыяфәте” бозылырга мөмкин. Моның ише кимчелекләр производство кимчелекләре була алмый. Кулланучы аяк киемен куллану кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Итек-туфлиләрне җылыткычлар (пар белән җылытыла торган батареяләр) өстенә куеп киптерергә ярамый. Хромлы тиредән эшләнгән аяк киеменең өстен, аяк киеме кремын кулланып, щетка белән чистартырга, өслеге замш, велюрдан эшләнгәнен – махсус резина щетка яки “Велюр”, “Замвел” кебек махсус препарат белән, өслеге лакланган тиредән эшләнгәнен – лаклы аяк киемен чистарту өчен билгеләнгән махсус сыекча белән чистартырга кирәк.
Бигрәк тә балалар өчен аяк киемен сайлап алганда бик игътибарлы булу шарт. Төп кагыйдәләрнең берсе – акчаны янга калдыру турында уйламыйча, табигый материалдан тегелгәнен алырга. Кечкенә кала, дип аяк киеменең зуррагын карарга ярамый. Баланың аяк киеме рәвеше һәм олтырагы табанның яссылыгына китередәй булмаска, аяк киеменең арткы өлеше каты булырга тиеш.
Аяк киеме яраксыз булып чыкса...
Сыйфатлы, әмма формасы, үлчәме, фасоны, төсе ягыннан яраксыз булып чыккан аяк киеме сатып алырга туры килгәндә, сатып алу көнен санамыйча, аны 14 көн эчендә башкасына алыштыру хокукына ия булуыгызны (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 ст.) белеп торыгыз. Әмма аяк киеме киелмәгән, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, фабрика ярлыклары, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә товар өчен түләгәнлекне раслаган башка документ сакланылган булырга тиеш. Кулланучы товар чегы яки касса чегына яисә түләгәнлекне раслаган документка ия булмаганда, шаһит күрсәтмәләренә таянырга мөмкин. Сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне үзенә кирәкле аяк киеме булмаганда, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы. Кулланучының түләнелгән акчасын кире кайтару турындагы таләбе аяк киеме кире кайтарылганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Аяк киеме сыйфатсыз булып чыкса...
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы нигезендә, сыйфатсыз товар сатып алган кулланучы (бу хакта сатучы аны кисәтмәгән булса), үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:
Кулланучы әле таләпләрне кую урынына сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, товар өчен түләнелгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы. Кулланучы сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекле товарны кире кайтарырга тиеш.
Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сатып алу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы. Зыян, кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен, закон нигезендә билгеләнгән срокларда капланырга тиеш.
Сатучыга таләпләрне язмача гариза (претензия) рәвешендә җиткерергә кирәк. Претензиядә ачыкланган кимчелекне күрсәтү, югарыда телгә алып үтелгән таләпләрнең берсен бәян итү һәм товарның сатып алынганлыгын раслаган документлар күчермәләрен (касса чегына яки товар чегына яисә товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаган башка документларга ия булмавы кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуга нигез булып тора алмый һәм аны, килешүнең төзелгәнлеген һәм шартларын раслау йөзеннән, шаһит күрсәтмәләренә таянудан мәхрүм итә алмый) кушып бирү шарт. Претензияне ике нөсхәдә язарга кирәк. Аның бер нөсхәсе сатучы вәкиленә тапшырыла, ә икенчесе, претензияне кабул итеп алган затның имзасы һәм кабул итү датасы турында билге белән, кулланучының үзендә кала. Кулланучы вәкиле язмача претензияне кабул итеп алудан баш тарткан очракта, претензияне сатучы исеменә почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә мөмкин. Сатучы кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итеп алуга һәм, кирәк булган очракта, товарга экспертиза үткәрүгә бурычлы. Шул ук вакытта кулланучы товар сыйфатын тикшерүдә катнаша ала. Товардагы кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләренә бәйле рәвештә бәхәс килеп туганда, сатучы үз хисабына товарга экспертиза ясарга тиеш. Кулланучы мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итүгә хокуклы.
Товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә кимчелекләрнең сатучы җавап бирә алмый торган хәлләр аркасында килеп чыкканлыгы билгеләнсә, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрүгә бәйле рәвештә товарны саклау, китерү чыгымнарын каплауга бурычлы. Кулланучы кимчелекләрнең товарны үзенә тапшырганчы яки моңа кадәр килеп чыккан сәбәпләр аркасында барлыкка килүен раслаган очракта, сатучы гарантия срогы билгеләнмәгән товардагы кимчелекләр өчен җавап бирә.
Сатучы товарны кулланучыга тапшырганнан соң кулланучының товардан файдалану, саклау яки китерү-йөртү кагыйдәләрен бозуы, өченче затларның гамәлләре яисә гадәттән тыш хәлләр аркасында товардагы кимчелекләрнең килеп чыгуын раслаган очракта, гарантия срогы билгеләнгән товардагы кимчелекләр өчен җавап бирми.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 21 статьясы нигезендә, кулланучы товарда кимчелекләр ачыклап, товарны башкасына алыштыру турында таләп куйган очракта, сатучы кулланучы тарафыннан әлеге таләп куелганнан соң 7 көн эчендә мондый товарны башкасына алыштыруга бурычлы.
Кулланучының сатып алу бәясен тиешенчә киметү, товардагы кимчелекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплау, товар өчен түләнелгән сумманы кире кайтару турында таләпләре, шулай ук сыйфатсыз товар сатып алу аркасында кулланучыга китерелгән зыянны каплау турында таләп мондый таләп куелганнан соң 10 көн эчендә сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 22 ст.)
Аяк киемендәге кимчелекләрне юкка чыгару срогы якларның үзара килешүе буенча язмача рәвештә билгеләнергә тиеш. Срок билгеләнмәгәндә, аяк киемен кичекмәстән төзәтү шарт (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 20 ст.). Таләпләре югарыда күрсәтеп үтелгән срокларда үтәлмәгәндә, кулланучы түләү срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен товар бәясенең 1%ы күләмендә неустойка түләүне таләп итүгә хокуклы. Сатучы претензия тәртибендә кулланучының законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш таркан очракта санга сугылмаган хокукларны суд тәртибендә якларга мөмкин.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Киңәш-табыш кирәк булган очракта, һич икеләнеп тормыйча теләсә кайсы вакытта түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:
422000, ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84, Теләче районында – 884360 2-12-55.