Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре полиция белән берлектә легаль булмаган хәмер һәм “ике төрле максаттагы” продукция әйләнешенә бәйле закон бозуларны ачыклауны дәвам итә.
Хәзерге вакытта алар «Алкоголь» операциясен үткәрә. Полиция хезмәткәрләре савыты 30 сумнан «На бруньках» косметика лосьонын сату фактын билгеләгән. “Зәмзәм суы” урынына кулланыла торган лосьоннар “Мендәрләрне яңарту” салонында сатылган икән. Салонны тикшерү барышында киштәләрдә спиртлы сыекча тутырылган, һәркайсы 100 миллилитр сыешлы пыяла савытлар табылган. Продукция сатудан алынган. Соңгы вакытларда ачыкланган шундый очракларның берсе генә әле бу.
– Әлмәт районында Бишмунча авылында яшәүче берәүнең шәхси йортында 0, 5 литрын 150 сумнан спиртлы сыекчаны законсыз төстә сатып ятуы билгеләнде. Бу кешедән бер литр күләмендә спиртлы продукция тартып алынды. Сыекча экспертизага җибәреләчәк. Моннан тыш ЮХИДИнең Әлмәт бүлеге юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Башкортстан Республикасы Туймазы шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек бер ир-ат “иярләгән” «Рено логан» автомобилен туктаткан. Машинаны тикшерү барышында 0,5 литр күләмендәге 180 шешә «Парламент» аракысы табылган. Йөккә документларның һәм товарда акциз маркаларының булмавы сәбәпле продукция хуҗасыннан тартып алынган. Әлеге факт буенча административ тикшерү башланды. Закон бозучыга кылган гамәле өчен, Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә, административ штраф һәм продукциясен конфискацияләү яный, – дип аңлатып үтте бу җәһәттән килеп туган хәлләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.