Әлмәттә яшәүчеләр хәмер базарындагы закон бозулар турында “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итә ала

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр хәмернең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп ителергә мөмкин. “Халык контроле” системасына “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртү” категориясе кертелде.

Шулай итеп, “Халык контроле”нә ирештерелгән хәбәрләр гражданлык позициясен күрсәтү, кешеләребезнең тормышы һәм сәламәтлегенә җитди зыян белән янаган легаль булмаган продукцияне таратуга киртә кую мөмкинлеге бирәчәк. Бигрәк тә шунысы мөһим: мондый хәбәрләрне ирештерүчеләр хәмерне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең расланылган һәр факты өчен матди бүләкләнәчәк. Бүләкләү суммасы да ярыйсы – бердән өч мең сумга кадәр. Моның өчен ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында (https://uslugi.tatarstan.ru) теркәлү генә кирәк.

uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлү өчен «Регистрация» төймәсенә басып, кесә телефоны номерын кертү, тиешле юлга “галочка” куеп, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышу, алар белән килешкәннән соң «Зарегистрироваться» төймәсенә басу шарт. Шуннан үзегез күрсәткән телефон номерына юлланган смс-хәбәр буенча пароль киләчәк. Тиешле юлларга логин (телефон номеры) һәм пароль кертәсез. Инде килеп, “Халык контроле” бүлегенә керәсез һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында уведомление ирештерәсез.

Уведомлениеләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә була: “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү.

Вәкаләтле вазыйфаи затлар үзләренә бирелгән вәкаләтләр кысаларында уведомлениеләрдә билгеләнгән закон бозу фактлары буенча тикшерүләр үткәрә. Закон бозу факты расланылганнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бу  хакта хәбәр итүчегә акча бирә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International