Мендәр саен – “фанфурик”: Әлмәттә үлемгә китерә торган бизнес “чәчәк ата”

2016 елның 18 ноябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мәгълүматларына караганда, мендәрләрне яңарту буенча хезмәт күрсәтүче салоннарның берсендә кайбер адәмнәр тарафыннан “зәмзәм суы” урынына кулланыла торган лосьоннар белән сәүдә итү гөрләгән.

Бүлмәне тикшерү барышында өстәл эчендәге киштәдә һәркайсы 0,1әр литр сыешлы спиртлы сыекча тутырылган пыяла савытлар табылган. Продукция шундук әйләнештән алынган. Әлмәт районы полиция хезмәткәрләре ике кешегә савытын 30ар сумнан «На бруньках» косметика лосьонын сатып җибәрү фактын билгеләгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара.

Хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар тарафыннан спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алу буенча рейдларның системалы төстә үткәрелеп килүен искәртик. Шул рәвешле Әлмәт районында тәртип сакчылары Бишмунча авылында яшәүче берәүнең шәхси йортыннан 0,5 литрын 150 сумнан спиртлы сыекчаны законсыз сату фактын ачыклаган. Бу өйдә 1 литр күләмендә спиртлы сыекча табып алынган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тартып алынган әлеге продукцияне экспертизага җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International