2016 елның 17 ноябрендә, сыйфат атнасын үткәрү кысаларында, Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең ярминкәләр өчен билгеләнгән махсус территориясендә җирле җитештерүчеләрнең товарлары буенча күргәзмә-сату оештырылды. Чарада “Хлеб” җитештерү берләшмәсе үзендә эшләп чыгарыла торган колбаса һәм ит ризыкларының киң ассортиментын, «Арча» ҖЧҖ – сөт ризыкларын; «Балтасинский мясопродукт» АҖ – ит ярымфабрикаларын һәм токмачларны халык хозурына тәкъдим итте. Әлеге җитештерүчеләрнең товарларын халык бик яратып сатып ала. Ярминкәдә, җирле җитештерүчеләрдән тыш, җирле фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар да катнашып, үзләренең продукциясен: үрдәк, каз, тавык итләрен һәм бал сатты. Чарага башка шәһәрләр: «Пестречинка» АҖ, «Челны бройлер» АҖ, Зеленодол сөт ризыклары комбинаты, Арча балык хуҗалыгы, Кукмара киез итек фабрикасы сатучылары да килгән иде.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучылар һәм кулланучылар өчен консультацияләр үткәрде һәм мәгълүмати буклетлар, «Вестник потребителя» газетасын өләште.
Балтач районында ярминкәләрнең традициягә әйләнеп, атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрелүен искәртеп үтик. Халык бу графикка күнеккәнлектән, ярминкәгә бик теләп йөри. Биредә шәхси һәм фермер хуҗалыклары китергән яңа суйган терлек, кош-корт ите сатып алырга мөмкин. Сәүдәне ветеринария хезмәте ныклы контрольдә тота. Шулай ук Арча территориаль органы белгече тарафыннан, кулланучыларның хокукларын бозуны кисәтү максатыннан, дежур торулар оештырыла.