Питрәч авылына эшлекле сәфәр

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов һәм ведомствоның Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна  Егорова Питрәч авылына эшлекле сәфәр кылды.

“Батыр” мәдәни-спорт комплексында Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  Геннадий Петрович Товкалев, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар (юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр), Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы,  Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе № 6 бүлеге,  «Алкоторг» ҖЧҖ, «Булгарпиво» ААҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖнең Казан шәһәрендәге филиалы вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә булып үтте.

 Киңәшмәдә республика, шул исәптән Питрәч районы куллану базарын үстерүнең; җирле һәм Татарстанда җитештерелә торган  продукция сатуның; социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары белән тәэмин итүнең актуаль проблемалары, шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сату һәм кулланучылар хкукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр һ.б буенча фикер алышу булды. Моннан тыш ведомствоның агымдагы елдагы эшенә башлангыч йомгаклар ясалды.

Киңәшмәдә катнашучылар тикшерелгән темалар буенча үзләренең фикерләрен, үзләре белгән мәгълүматларны җиткерү һәм проблемалы мәсьәләләрне күтәрү мөмкинлегенә иреште.

Чара барышында Р.Ә.Арсланов «Пестрецы» телекомпаниясе хәбәрчесе белән әңгәмә корды.

Очрашуда катнашучылар һәм район үзәгендә яшәүчеләр өчен “Батыр” мәдәни-спорт комплексында җирле җитештерүчеләр продукциясенең күргәзмә-дегустациясе оештырылды. Анда икмәк-күмәч, камыр ризыклары һәм башка продукция тәкъдим ителде. Шулай итеп, дегустация өстәле янына килеп, “Тәмле”, “Хлеб” ҖЧҖ, хосусый эшмәкәрләр  Г.Ш.Габдуллина һәм Л.Р.Фәезова җитештергән продукциянең тәмен татып карарга теләүчеләр байтак булды.

Киңәшмәдән соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итү үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International