Аптекага даруны ничек кире кайтарырга?

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Сатып алынган даруны аптекага кире кайтарып буламы? Була, әмма бу җиңел генә эш түгел. Аптекалар гадәттә бик сирәк очракларда гына клиентлары хәленә керә. Чөнки аларның даруларны кире кайтару яки алыштырудан баш тартуга юридик яктан законлы нигезләре бар. Ә инде законлы нигезләре булмаганда, аптекалар сатып алучыларның гамәлдәге законнарны белмәвеннән файдаланып калырга күп сорап тормый. Кулланучы шуны белеп торырга тиеш: аптекада сатуга чыгарылган дарулар һәм продукциянең теләсә кайсы кимчелекләре (күренеп торган яки күренеп тормаган) препаратны берсүзсез алыштыруга яки аның өчен түләнелгән акчаны кире кайтаруга нигез булып тора. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон һәм, аерым алганда, “Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары” 18 статьясы – тулысынча кулланучы ягында. “Аптека оешмаларында дарулар сату кагыйдәләре”  ОСТ 91500.05.0007-2003 таләпләре дә шуны ук “тәкрарлый”.

Даруларның кимчелекләре түбәндәгеләрдә чагылыш табарга мөмкин:

- яраклылык срогы чыгуда;

- маркировкасындагы кимчелекләрдә (яраклылык срогы яки сериясе күрсәтелмәүдә, дарудагы яраклылык срогы/сериясенең төрелмәсендә күрсәтелгәненә туры килмәвендә); Даруның үзендә һәм төрелмә-савытында күрсәтелгән яраклылык сроклары яки серияләренең бер-берсенә туры килмәве – бөтен дару партиясен әйләнештән алуга  сәбәп булып тора; препаратны куллану буенча инструкциясенең булмавында (яки башка даруның инструкциясе тәкъдим ителүдә); препаратның инструкциясендә күрсәтелгән тасвирламасына туры килмәвендә (исе, төсе, консистенциясе, формасы, күләме, утырмасы буенча һ.б.); савыты/ампуласының ярылган, начар ябылган булуында, капкачы/бөкесенең һ.б. булмавында яки катыргы тартмасының ертылган булуында, язуларының ачык күренеп тормавында.

Кимчелекләре ачыкланганда, даруны башкасына алыштырудан яки түләнгән акчагызны кире кайтарып бирүдән баш тартсалар, нишләргә? Аптекага мөрәҗәгать итеп, аптека мөдиренә бу хакта әйтергә. Фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә тиешенчә язып куярга, шулай ук претензия хаты язып, анда үзегезнең ФИО, адресыгызны күрсәтергә һәм проблемагызының асылын бәян итәргә. Аптека җитәкчелеге таләпләрегезне канәгатьләндерүдән баш тартса, җәмәгать судына дәгъва гаризалары белән мөрәҗәгать итәргә һәм закон бозу очрагы турында барлык күзәтчелек органнарына хәбәр итәргә.

Сыйфатлы товар сатып алынган очракта аптеканың товарны кире кайтарудан яки башкасына алыштырудан баш тартуга барлык юридик нигезләре бар. Бу нигезләр РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998  ел, № 55 карары белән расланган “Башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып яки кире кайтарып булмаган азык-төлек товарлары исемлеге”ндә тәфсилләп бәян ителгән.

Шуны истә тотыгыз: сыйфатлы дару препаратларын кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый. Шуңа күрә мондый товарларны бик игътибар белән сайлап алыгыз: куллану буенча инструкциясен бик игътибар белән укып, үзегезгә нәкъ менә шушы препаратның кирәклегенә инангач кына акчагызны түләгез.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International