Менделеев мәктәбендә “Гражданин” политклубы утырышы булып узды

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Менделеев шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Бөтендөнья сыйфат атнасына һәм Бөтендөнья балаларга хокукый ярдәм көненә багышлап “Кулланучылар хокуклары – мәктәп укучылары хокуклары!” дигән темага «Гражданин» политклубы утырышы булып узды.

Чарада  8-11 сыйныфлар укучылары, чакырылган кунаклар – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, хосусый эшмәкәрләр, мәктәп директоры, завуч, укытучылар катнашты.

Әлеге чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәктәп укучыларына хокукый ярдәм күрсәтүдән, гамәлдәге законнар нигезендә кулланучылар хокукларын яклау механизмнарының асылын ачудан гыйбарәт булды.

Балалар кулланучылар хокуклары санга сугылмауга бәйле төрле хәлләрне күрсәтү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә экспертлар фикерен тыңлау һәм чакырылган кунакларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлегенә иреште.

Политклубта катнашучылар 4 төркемгә бүленде. Аларның һәркайсы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы тарафыннан җиткерелгән биремнәрне үтәде.

“Бала — кем ул? Балалар нинди төркемнәргә бүленә? Ни өчен балалар халыкның аз якланылу ихтималы булган төркеменә керә? Балалар кулланучылар булып торамы?”  - укучыларга әнә шундыйрак сораулар бирелде.

2016 елда кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында “Куллану белемнәрен үстерүдәге ныклык” номинациясендә призер исемен алуга ирешкән 10 сыйныф укучысы Серафима Малышева политклуб утырышының  аерым бер персонажы - «Свежая голова» буларак таныштырылды. Ул теге яки бу кулланучы алдында килеп чыгу ихтималы булган хәлләргә аңлатма биреп үтү мөмкинлеге алды.

Чара өчен тамашачылар сыйфатында кече сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар политклуб утырышының ахырына кадәр барысын да  бик зур кызыксыну белән күзәтеп утырды. Залга элеп куелган “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына багышланган плакатларны да нәкъ менә шушы сабыйлар эшләгән булып чыкты.

Чара ахырында мәктәп директоры утырышка җыелган барча кешегә рәхмәт сүзләре ирештереп, мондый хокук сәгатенең укучылар өчен генә түгел, бәлки үзе өчен һәм укытучылар өчен дә файдалы булуын искәртте.

Чакырылган кунаклар укучыларга изге теләкләрен ирештереп, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International