ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрә. Әлеге чараларның максаты – халыкның игътибарын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына юнәлдерү генә түгел, бәлки кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарыбызның хокукый белемнәрне үстерү дә. Очрашулар барышында конкрет мисалларда кулланучылар хокукларын яклаучы төп законның ничек эшләве, кулланучының санга сугылмаган хокукын мөстәкыйль рәвештә ничек яклый алуы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклауда тоткан урыны турында аңлатыла.
2016 елның 16 ноябрендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре пенсионерларның хокукый культурасын һәм бу өлкәдәге аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып Түбән Кама шәһәрендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, шулай ук биредә ял итүчеләр өчен лекция укыды. Хәзерге вакытта гамәлдәге законнарга күп кенә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертелә. Әмма пенсионерларыбыз шундый чаралар үткәреп килүче төрле органнар белгечләренең тырышлыгы ярдәмендә һәрвакытта да торак, гражданлык хокукы һәм башка тармаклар буенча бүгенге законнардагы соңгы яңалыклардан хәбәрдар булып килә.
2016 елның 18 ноябрендә Кама Аланы №1 мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен өйрәтү-агарту характерындагы дәрес булып узды. Балалар өч командага бүленде. Һәр дөрес җавап өчен командаларга 1әр балл бирелде. Укучыларга норматив-хокукый актлар таләпләре турында сорауларны җавапларга туры килде. Слайдлар нигезендәге уен барышында, товарны сатып алу, сату-алу килешүен төзү фактын ничек расларга, җитештерүче нинди товарларга гарантия срогы билгеләргә тиеш, товар атамасын, товарның сортын, авырлыгы яки берәмлеге өчен бәясен күрсәтеп, сатучы сатудагы товарларга карата нәрсәләрне тәэмин итәргә тиеш, дигән сораулар куелды. Сорауларга барлык укучылар да бердәм төстә җавап бирде, уенда катнашмый калучылар булмады. Ә инде чарада катнашкан «Посинформ» җирле газетасы хәбәрчесе үткәрелгән дәрес турында укучылар фикерен белергә җай тапты. “Мин, чыннан да, үзем өчен бик күп яңа әйберләр турында белдем. Белгечләр намуссыз җитештерүче, сатучы тарафыннан санга сугылмаган хокукларыбызны ничек якларга икәнен өйрәтте”, - диде Кристина Сулимина.
Шул ук көнне белгечләребез Кама Аланы социаль ашханәсендә (биредә һәр көн саен 100 кеше бушлай туклана ала) халык өчен “консультация өстәле” үткәрде. Нәкъ менә “Бәхетле” җәмгыятенең Кама Аланында социаль яктан аз яклынылган кешеләрне үз канаты астына алуын билгеләп үтәргә кирәк. Бистәдә яшәүче аз керемле кешеләр, шул исәптән өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар, ветераннар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар социаль ашханәнең даими клиентлары булып тора. Чара барышында гражданнар Түбән Кама территориаль органы белгечләренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге дә алды.
Чаралар азагында барча кешегә мәгълүмати буклетлар, «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары (кулланучыга бушлай консультация алу өчен телефон номеры һәм электрон адрес язылган) өләшенде.