21 ноябрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар планы нигезендә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү оештырды.
Сыйфатсыз товарларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү һәм куллану базарында гражданнарны үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү чараның төп максатына әйләнде. Кабул итү барышында барча кешегә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып яки кире кайтарып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.
Әйтергә кирәк, мондый кабул итүләр гражданнарга товарлар сатып алганчы ук барлык мәгълүматлардан хәбәрдар булып торырга ярдәм итә.