Күргәзмә – үзеңдә җитештерелә торган продуктны халыкка танытуның менә дигән ысулы. Мондый чаралар оештыру сатып алучылар һәм сатучылар арасында товарның популярлыгын арттыру мөмкинлеге бирә.
Шуны истә тотып, 2016 елның 18 ноябрендә, “Европа сыйфат атнасы кысаларында, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә хосусый эшмәкәр Н.В.Мортазинның сәүдә объектында үзе җитештерә торган продукция – камыр, кондитер һәм икмәк-күмәч ризыклары белән таныштыру-күргәзмә булып узды. Чара барышында күргәзмәгә җыелган барча халыкка җитештерү процессы башыннан алып ахырына кадәр тәфсилләп аңлатылды.
Күргәзмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре А.И. Хәлилов та катнашты. Чара барышында кулланучыларга консультацияләр бирелде һәм мәгълүмати буклетлар, «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.