Ата-аналар җыелышында чыгыш ясадык

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

 Бу көннәрдә Арча муниципаль районының урта мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Бу чараларда укучыларның уңышлары һәм уңышсызлыклары, аларның белем алу шартларын яхшырту юллары карала.

Җыелышларда ата-аналар балаларга белем бирүгә бәйле яңа законнар һәм локаль актлар (мәктәп, шәһәр дәрәҗәсендә кабул ителгән) белән таныштырыла; белгечләр ( балигъ булмаганнарның хокуклары буенча вәкаләтле психолог, авыл җирлеге башлыгы, социаль яклау идарәсенең начар гаиләләр балалары белән эшләү бүлеге белгече; ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре) белән очрашулар була һәм аларның чыгышлары тыңлана; тәрбия һәм үсмерләрнең физик яктан үсеше турында документаль, өйрәтү характерындагы фильмнар күрсәтелә.

18 ноябрендә Иске Чүриле урта мәктәбендә үткәрелгән ата-аналар җыелышында Арча территориаль органы хезмәткәрләренең дә чыгышлары тыңланды. Җыелышка килгән барча кешегә кулланучының төп хокуклары, сату кагыйдәләре нормалары һәм сату шартлары аңлатылды.

Шулай ук кулланучылар – ата-аналарга сыйфатсыз товарлар сатып алу, кулланучыларның таләпләрен канәгатьләндерү, үлчәме, фасоны яки төсе буенча  яраксыз булып чыккан сыйфатлы әйберләрне башкасына алыштыру мәсьәләләре, товарларда кулланучылар өчен кирәкле һәм дөрес мәгълүматларның күрсәтелү зарурилыгы буенча консультацияләр бирелде.

Чыгышлар ахырында, кулланучы буларак, ата-аналарның аң-белемнәрен киңәйтү максатында, мәгълүмати материаллар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International