Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә борчуы тавышына чыккан бер ханым шалтыратты: баксаң, шәһәребезнең сәүдә үзәкләреннән берсендә саклау камерасына куелган сумкасы югалган икән. “Сумканы кибеттәге саклау камерасында калдыру кирәкме һәм, гомумән, анда калдырылган әйберләргә кем җавап бирә?” - дип сорады ул “Кайнар линия” телефоны аша.
Бүлек белгечләре, әйберләрегезне саклау камерасына куюдан катгый төстә баш тарту сәбәпле сезне сак хезмәткәрләре кибеткә кертмәскә булган икән, сез фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирүләрен таләп итә аласыз. Анда, кулланучы буларак, үз хокукларыгызның санга сугылмавына бәйле хәлләрне җентекләп тасвирлау кирәк. Бу очракта кибет Гражданлык кодексының 426 статьясын: килешүнең публичныйлык принцибын бозган булып чыга. Ягъни таләп ителә торган товарны сату мөмкинлеге булганда, сатучының товар сатудан баш тартуга хокукы юк. Ә инде сәүдә залына алып керелгән сумка товарны сатуга берничек тә комачаулык итә алмый. Биредә РФ КоАП 14.15 статьясы буенча сәүдә кагыйдәләрен бозу күзгә күренеп тора.
“Кибет администрациясе калдырылган әйберләр өчен җавап бирми”, дигән белдерү юридик яктан дөрес була алмый. Кибетнең милекне саклау буенча җаваплылыкка ия булмавы турында белдерүе Россия Федерациясе Гражданлык кодексына каршы килеп, кулланучыны алдый. Сез кибетнең саклау камераларында үз милкегезне калдырып, РФ Гражданлык кодексының 47 бүлеге нигезендә кибет белән әйберне саклау буенча публичный килешү төзисез. Саклау килешүе, саклау вакытында тулысынча сакланган хәлдә, әйберне тапшыру һәм аны кире кайтаруны күздә тота.
Калдырылган әйберләрнең югалу очрагында сатып алучының, милиция чакыртып, кибет директоры исеменә гариза язу, югалган милекне тасвирлау һәм сакланылмаган әйберләргә компенсация таләп итү буенча законлы хокукы бар. Кибет администрациясе, шәхси әйберләрне саклау камерасына куярга тәкъдим итеп, үзенә ышанып тапшырылган милек өчен тулысынча җавап бирә.
Кибет администрациясе сатып алучыга компенсация түләргә бурычлы:
- саклау камерасына куелган әйберләр тулысынча яки өлешчә югалганда - тулы бәясе күләмендә;
- әйберләргә зыян килгәндә – әйбернең бәясе күпмегә кимесә, шул күләмдә.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кибет җитәкчелеге белән очрашып сөйләшкәннән соң сатып алучыга югалган милкенең бәясе тулысынча кире кайтарылды.