Законсыз җитештерүчеләргә очсызлы контрафакт кыйммәткә төшә

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Судлар, ялган хәмер җитештереп, шуны «Татспиртпром» АҖ маркасы белән сатучыларны миллионнарча сум штраф түләргә мәҗбүр итә.

 “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республикада суррогат хәмердән агулануларның кимү тенденциясе барлыкка килүен белдерә. Башлыча хәмер белән сәүдә итү өлкәсенә фальсификатны легаль сәүдә нокталары аша сатуга киртә куйган  ЕГАИС – Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсе бу. Хәзер махсус контрольлек җайланмасы ярдәмендә сатып алынган хәмер турында, шул исәптән аның чыгышы турында барлык мәгълүматлар турыдан-туры  “Росалкогольрегулирование”гә килеп эләгә. “Сул” продукция ачыкланган очракта сатучыларны зур штрафлар көтә. Әмма  ЕГАИСның Татарстанда ике ел дәвамында гамәлдә булу чорында моның ише закон бозулар булмаган әле.

Шулай да агымдагы елның тугыз аенда республикабызда  593 кеше сыйфатсыз хәмердән агуланган. Шуның  172се җан тәслим кылган. Бу – узган елдагыга караганда ике тапкырга диярлек ким.

Сыйфатсыз хәмердән агулану очраклары кимүгә, ЕГАИСтан тыш, Татарстанда эшләнгән контрафакт хәмергә каршы көрәш методикасы да ярдәм итә. Бу методика җиңел генә акча эшләргә һәм юк-бар штрафларга күнеккән бутлегерларның кесәсенә нык “суга”. Хәзер ялган эчемлек җитештереп сатучылар, тикшерүчеләр “кармагына” эләккән очракта, җиңелчә генә курку хисе һәм продукциясен конфискацияләү белән генә котылып кала алмый. Бутлегерларга карата җинаять эшләре кузгатыла, ә инде суд хөкеменнән соң товар билгесе хуҗалары, үзләренең брендларыннан законсыз файдаланган өчен, алардан зур суммалар түләтә. Контрафакт хәмер җитештерү һәм сатуга юл куймау буенча үткәрелгән чараларның күпчелегендә «Татспиртпром»АҖнең иминлек идарәсе белгечләре катнашкан. Аларның күпчелеге нәтиҗәле ярдәм өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы территориаль органнарының мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Узган елның ноябрендә Эчке эшләр министрлыгы Казандагы идарәсе икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Лаеш районы Комлы Кавал бистәсендә яшәүче Сергей Даниловның өендә «Граф Ледофф», «Русская Валюта» һәм «Голубое озеро» маркалары белән аракының зур гына партиясенә тап булган. Экспертиза нәтиҗәләре аракының ялган гына түгел, сәламәтлек өчен зыянлы булуын да күрсәткән. Шул сәбәпле әлеге ир-атка карата берьюлы ике статья буенча  - иминлек нормаларына җавап бирми торган продукция җитештергән һәм саткан өчен җинаять эше кузгатылган. Бу эш бик тә җитдигә әйләнеп, гаепләнелүче кулга алынган һәм Лаеш район суды быелның 4 июлендә аны дәүләт файдасына  71 мең сум күләмендә штрафка хөкем иткән. Суд хөкемен үтәү өчен залог сыйфатында бутлегерның  «ВАЗ» и «Ниссан» автомобильләренә арест салынган.

Хөкем ителгән ирнең акча югалтуга бәйле матавыклары моның белән генә дә бетмәгән әле. Хәзерге вакытта Лаеш район суды «Татспиртпром» АҖнең, компаниянең товар билгеләреннән законсыз файдаланган өчен компенсация сыйфатында, Сергей Даниловка карата 3 миллион сум күләмендә куелган гражданлык дәгъвасын карый.

Сентябрь аенда Спас район суды биш бутлегерга: Дмитрий Денисов, Михаил Гриненко, Ирина Подгорнова, Сергей Кузовкин и Сусанна Арутюнянга карата хөкем карары игълан иткән. Бу гражданнар узган елның маеннан октябрь аена кадәрге чорда Болгарда  «Лотос», «Корзинка», «Сова» һәм «NUR»* кибетләр челтәрләре аша сәламәтлек өчен зыянлы булган ялган аракы сату белән шөгыльләнгән. Тентү вакытында алардан «Татспиртпром» АҖ бренды белән контрафакт аракының зур партиясе, шул исәптән 113 шешә «Граф Ледофф», 79 шешә «Усадская хлебная», 30 шешә «Казанская престижная», 8 шешә «Старая Казань» һәм10 шешә «Вайс» тартып алынган. Гомумән, барлыгы  1607,75 литр күләмендә суррогат законсыз әйләнештән алынган.

Суд бутлегерларга: берсенә ике елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм итү һәм калганнарына 120дән 220 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза чарасы билгеләгән. Җинаятьчел төркемне оештыручы  Ризван Вахитов тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек иткәнлектән, 4 елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителү һәм  200 мең сумлык штраф белән котылып калган.

Моннан тыш «Татспиртпром» АҖ хөкем ителгән әлеге затлардан, брендлардан законсыз файдаланган өчен,   2 миллион 680 мең сум түләтергә ниятли.

 Ә хәзер Идел буе район судында хәтта ки Россия күләмендә дә моңарчы күрелмәгән эш  - суррогат хәмер сатучыларның җинаятьчел төркемен оештыру турында эш кузгатылган. Бу очракта 21 дән 48 яшькә кадәрге 11 кеше хөкем карарын көтә. Шуларның унысы  кулга алынган, шул исәптән берсе – суд хөкемен өендә көтә (“домашний арест”). Тагын берсенә – чыгып китмәү турында имза салдырылган. Бу төркемдә катнашучыларның икесе федераль эзләүдә, ә төп гаепләнелүче – 42 яшьлек  Станислав Федоров  бөтенләй дә халыкара эзләүдә. Тикшерү мәгълүматларына караганда, ул Израильдә качып ята. Хәзер РФ Генераль прокуратурасы аны илгә кайтару буенча эш алып бара. Бу адәмнәрнең барчасы да берьюлы берничә статья: “җинаятьчел төркем оештыру”, “товар билгесеннән законсыз файдалану”, шулай ук “иминлек таләпләренә җавап бирмәгән товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату, эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү” статьялары буенча гаепләнелә.

Гаепләү версиясенә караганда, төркемдә катнашучылар 2012-2015 елларда Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән Татарстанга спирт ташып, шуннан Авиатөзелеш һәм Идел буе районнарындагы яшерен цехларында ялган хәмер, шул исәптән «Граф Ледофф», «Усадская хлебная», «Казанская престижная», «Старая Казань» кебек «Татспиртпром»ның танылган брендларын, шулай ук чит илләр маркаларындагы хәмер:  Hennessy XO коньягын, Johnnie Walker Red Label, Jack Daniels вискиларын, Olmeca текиласын һ.б. ясап ятканнар. Ә инде фирма этикеткалары һәм чын акциз маркалары ябыштырылган шешәләрне барлар һәм кунакханәләр рестораннарыннан сатып алганнар. Әзер продукцияне шунда ук (башлыча күңел ачу урынарына) китереп сатканнар. Шулай ук ваклап сату нокталарын да игътибардан читтә калдырмаганнар.

Узган елның июлендә оперативниклар хәмерне шешәләргә тутыруның яшерен цехларын тентү вакытында 63 меңнән артыграк шешә, 26 тонна спирт, 23 тонна спиртлы продукция һәм фальсификат ясау өчен җайланмаларны тартып алган. Җинаять эше материалларына караганда, гаепләнелүчеләр оригиналь шешәләргә ия булу өчен пыяла савытлар кабул итү пунктларында һәм чәркәханәләрдә файдаланылган шешәләр җыюны оештырган.

Экспертиза нәтиҗәләре хуҗаларыннан тартып алынган хәмернең сәламәтлек өчен зыянлы булуын күрсәткән. Оешкан җинаятьчел төркемгә карата штрафлар һәм гражданлык дәгъваларының гомуми суммасы 15 миллион сумнан артып китәргә мөмкин.

Моннан тыш җинаять эше кысаларында «Татспиртпром» товар билгесеннән законсыз файдаланудан компаниягә китерелгән икътисадый зыян өчен 6 миллион сумнан артыграк суммага дәгъва тапшырган.

Гражданнарыбыз да ялган хәмер сатуның яшерен нокталарын ачыклауга актив төстә кушыла. Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар линия” телефоны (843) 278-92-79) эшли. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының “Халык контроле” бүлегенә дә моның ише хәбәрләрне җибәрергә була. Узган елда Татарстанда легаль булмаган эчемлекләр җитештерү һәм сату фактлары турында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү системасы эшли башлады. Мәгълүмат расланганда – 100 литр һәм аннан күбрәк күләмдә фальсификат тартып алынып, җинаять эше кузгатылган очракта -  хәбәр итүчегә 3 мең сум,  10нан  100 литрга кадәр күләмдә суррогат тартып алынса – 2 мең сум, тартып алынган спиртлы эчемлек күләме 10 литр һәм аннан кимрәк тәшкил итсә яисә закон бозу факты расланып, спиртлы эчемлек тартып алынмаса да (мәсәлән, хәмерне төнге сәгатьләрдә сату очрагында) – 1 мең сум акча бирелә. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International