21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Л.И.Абдуллина һәм Э.Р.Кәримова “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Теләче районы гражданнарын кабул итү оештырды.
Кабул итүгә асылда авыл халкы җыелды. Сораулар башлыча сәүдә өлкәсенә кагылышлы булды. Гражданнарны көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарлар, сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алу очрагында нинди хокукларга ия булулары, гарантия ремонтын үткәрү сроклары, сыйфатсыз товарларны башкасына алыштыру мәсьәләсе, эксперт оешмалары адреслары һ.б. кызыксындырды. Кабул итүгә килгән барлык гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә һәм кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә сорауларының асылы буенча җаваплар бирелде. Чарага җыелган барча кешегә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрледән-төрле мәгълүматлар урын алган буклетлар, шулай ук «Вестник потребителя» газетасы таратылды.
Очрашуда катнашучыларга куллану базары өлкәсендә закон бозулар ачыкланган очракта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә язмача рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.
Халыкка Татарстан Республикасы муниципаль һәм дәүләти хезмәтләр күрсәтү сайтында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эшләп килүе, гражданнарыбызның алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә барлык закон бозу фактлары турында шунда мөрәҗәгать итә алулары, мәгълүматлары расланган очракта аларга акча бирелүе турында сөйләп үтелде.