Халыкка аң-белем эстәү кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтүнең нәтиҗәле чарасы, намуслы эшмәкәрлекнең нигезе булып тора. Хокукый дәүләт төзү тиешле законнар булдыруны гына түгел, бәлки кешеләребезне шул законнарга туры килердәй итеп тәрбияләүне дә таләп итә. Бу, үз чиратында, гражданнарның үз хокуклары һәм бурычларын белүне, аларны төрле хәлләрдә куллану осталыгына ия булуны күздә тота.
Шуны истә тотып, 2016 елның 24 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Арча муниципаль районының Апаз авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүгә асылда авыл халкы җыелып, сораулар башлыча сәүдә өлкәсенә кагылышлы булды. Шулай ук җирле үзидарә органы хезмәткәрләренә дә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Очрашуда кредитка алынган, дистанция ысулы белән сатып алынган сыйфатсыз товарлар, сыйфатсыз азык-төлек товарлары буенча таләпләр кую сроклары, сыйфатлы товарларны алыштыру тәртибе һәм сроклары турында мәсьәләләр каралды. Шулай ук хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә (фатирларны ремонтлау, автосервис, көнкүреш техникасын ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре тарафыннан фатирларга хезмәт күрсәтү, элемтә, мебель җитештерү, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, кием-салым һәм аяк киеме төзәтү һәм тегү) кулланучылар хокукларын бозу кебек мәсьәләләргә дә тукталып үтелде.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Сезгә үз хокукларыгызны санга сукмау очракларын игътибарсыз калдырмаска, бәлки ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре ярдәмендә гаделлекне торгызырга киңәш итәбез. Белгечләребез сезгә дөрес итеп претензия тутырырга, дәгъва гаризасы язарга һәм мәнфәгатьләрегезне судта якларга ярдәм итәчәк.