Менә сиңа табигатьнең дәвалау көче...

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

2016 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегеннән тиешле документлардан башка гына спиртлы сыекча сату факты буенча тикшерү материалы алынды.

Эш материалларыннан күренгәнчә, күптән түгел генә полиция бүлегенә «Детский мир» кибетендә бер хосусый эшмәкәрнең кулланучылар сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган спиртлы сыекча сату белән шөгыльләнүе турында оператив мәгълүмат алынган.

Полиция хезмәткәрләре үзләренә ирештерелгән мәгълүматларны тикшерү максатыннан чыгып, югарыда телгә алып үтелгән сәүдә объектында контроль сатып алу оештырган. Әлеге операция барышында сатып алучы кибет сатучысыннан эчү өчен спиртлы сыекча сатып җибәрүен сораган. Кибет сатучысы озак уйлап тормастан, сатуда 35 сумнан  99 мл сыешлы савытта спиртлы сыекча барлыгын әйткән. Шуннан, үзенә бирелгән 100 сум акчаны алып, киштә астыннан гына «Целебная сила природы» дип язылган ике полиэтилен капчык тартып чыгарган һәм шуларны, 30 сум сдача белән бергә, сатучыга сузган.

Полиция хезмәткәрләре кирәкле документларны рәсмиләштергәннән соң янә кибеткә кереп, сатучыга контроль сатып алуның үткәрелгәнлеге турында белдергән. Калган спиртлы продукциясен үз ихтыяры белән бирергә тәкъдим ителгән. Шулай итеп, сатучы ханымга  «Целебная сила природы» дип язылган тагын 26 целлофан капчыкны тартып чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырудан башка чара калмаган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре спиртлы сыекчаны әйләнештә йөртү факты буенча административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International