2016 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүленнән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча тикшерүләр материаллары карап тикшерү һәм тиешле карарлар кабул итүгә алынды.
Закон бозу очраклары Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында транспорт чараларын тикшергәндә ачыкланган. Иң элек LADA 217030 машинасында составында этил спирты билгеләре булган, этикеткалардан, маркировка һәм товарны озату документларыннан башка гына һәркайсы 5әр литрлы 6 пластик савыт табылган. Продукция хуҗасы үзенең аңлатмасында әлеге савытларга аракы тутырылганлыгын, бу савытларны үз машинасына, Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләргә тапшыру өчен, таныш булмаган кешеләрнең төяп җибәргәнлеген белдергән. Ә инде LADA LARGUS автомобиле салонын тикшерү барышында Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасы булмаган, Казахстан Республикасында җитештерелгән 0,5 литр сыешлы 6 шешә «Parlament» аракысы табылган. Продукция хуҗасы – Узбәкстан Республикасында яшәүче ир-атның үзе әйтүенчә, хәмерне ул юл уңаеннан гына – Уральск шәһәрендәге кибетләрнең берсеннән сатып алган. Полиция хезмәткәрләре әлеге очракларның һәркайсында закон бозучылардан хәмер продукциясен тартып алган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрә.