Агулы очсыз “хәмер”

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

2016 елның 10 ноябрендә 15 сәгать 30 минутта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Зеленодол шәһәрендәге азык-төлек кибетләренең берсендә “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция:100 мл сыешлы савытта 20 сумнан «Хлебный»  лосьонын сату фактын ачыклады. Нәтиҗәдә 100дән артыграк лосьон законсыз әйләнештән алынды.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ эш алып барыла. Әйләнештән алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International