Студентларга – кулланучылар хокукларын яклау дәресе

2016 елның 25 ноябре, җомга

2016 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече «Хокук белгече” Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте” Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле һәм сертификатлаштыру буенча эксперт –  SERCONS компанияләр төркеме белгече белән берлектә  Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетының җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн институты студентлары белән очрашу үткәрде.

Студентлар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре), шулай ук кулланучыларның төп хокуклары, үз хокукларын яклау механизмнары белән таныштырылды.

Моннан тыш очрашуда студентлар сертификатлаштыру һәм стандартлаштыру өлкәсендә гамәлдәге  законнарның төп нигезләмәләренә ( 06.02.2001 ел, № 13 РФ “Госстандарт” карары белән расланган Текстиль һәм җиңел сәнәгать продукциясен сертификатлаштыру кагыйдәләре, “Россия Федерациясендә стандартлаштыру турында” 29.06.2015 ел, № 162-ФЗ Федераль закон, 09.12.2011 № 876 Таможня берлеге комиссиясе карары белән расланган “Җиңел сәнәгатьтә продукциянең куркынычсызлыгы турында” Таможня берлегенең техник регламенты) төшендерелде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтләре һәм Казан территориаль органы хезмәткәрләренең товарлар сатып алуда, төрле хезмәтләр күрсәтүдә, эшләр башкаруда килеп чыгу ихтималы булган мәсьәләләрне претензия тәртибендә хәл кылуга ярдәм итәргә әзер булуы турында мәгълүматлар ирештерелде.

Сүз уңаеннан, студентлар һәм укытучыларның белгечләребезне гаять зур игътибар, кызыксыну белән тыңлаганнарын да әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International