Зеленодол районы Күгеш авыл җирлегендә чаралар

2016 елның 25 ноябре, җомга

2016 елның 24 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Күгеш авыл җирлегендә чаралар комплексы үткәрде. Районның Г. Айдарский исемендәге Күгеш урта мәктәбендә мәктәп директоры Ф.Н. Яруллина һәм укытучылар катнашында 1-9 сыйныф укучылары арасында куллану дәресе үткәрелде.

Укучылар иң элек кулланучы, сатучы, җитештерүче, эш башкаручы, гарантия срогы, товарның хезмәт итү срогы һәм яраклылык срогы кебек төп төшенчәләр белән таныштырылды. Аларга савыт-төрелмәләрнең кайсы урыннарында һәм ничек итеп товарны җитештерү датасы, яраклылык срокларының күрсәтелүе  аңлатылды. Аяк киеме яки өс киеме үлчәме зуррак яки, киресенчә, кечерәк булып чыкканда, техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр ачыкланганда нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында балаларга җиңел генә телдә ирештерелде.

Укучыларның бик зур активлык күрсәтеп, товарлар сатып алганда нинди хәлләргә эләккәнлекләрен кызып-кызып сөйләүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Товарларны асылда интернет-кибетләр аша сатып алганлыктан, аларны  шундый кибетләр аша алынган товар сыйфатсыз булып чыкканда яки техник характеристикаларына туры килмәгәндә ничек кире кайтарырга, дигәнрәк сораулар кызыксындырды. Бер бала, телевизор яки суыткыч тартмасын күпме вакыт дәвамында сакларга, дигән сорау бирде. Шулай ук аяк киеменең сезонлы булуына кагылышлы сорау да булды. Товарлар сатып алганда балаларның азык-төлектәге яраклылык срогына, төрелмәсенең тышкы “кыяфәте”нә игътибар итүләре күңелдә канәгатьлек хисләре тудырды.

Шуннан соң Күгеш авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Анда хосусый эшмәкәр М.А.Гайнетдиновага РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең кайбер пунктлары аңлатылды. Моннан тыш эшмәкәр ханым беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә рөхсәт ителгән чик дәрәҗәдә ваклап сату бәяләрен кую кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең  15 июль, 2010 ел, №530 карары белән расланган) белән таныштырылды.

Чаралар ахырында барча халыкка кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының яңа саннары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International