Мөслим районында яшүчеләрнең авыл хуҗалыгы ярминкәләренә мәхәббәте елдан-ел үсә. Аларда эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашып килә.
Районда яшәүчеләрне җитештерүчеләрнең арзанлы бәясеннән югары дәрәҗәдә сыйфатлы продукция белән тәэмин итү авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүнең төп максаты булып тора. Ярминкәләрдә район халкы кышка үзенә җитәрлек яшелчә, шулай ук сөт, ит һәм башка продуктлар сатып алу мөмкинлегенә ия. Продукциянең һәрвакыт “свежий” булуы, районда яшәүчеләр тарафыннан әзерләнүе генә дә ни тора!
Түбән Кама территориаль органының Мөслим районындагы белгече җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе ассортименты һәм бәяләре белән танышты, шулай ук сатучылар һәм ярминкәгә килүчеләр белән аралашып, аларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.
Мөслимлеләр фикеренчә, мондый социаль ярминкәләр бик тә кирәк. Чөнки биредә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә үз товарын арадашчыларсыз гына сатып җибәрү, ә инде гражданнарыбызга продуктларны чагыштырмача очсыз бәядән сатып алу мөмкинлеге ачыла.