Әлмәт шәһәр прокуратурасы РФ Җинаятьләр кодексының 238 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда (кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган продукцияне саклау һәм сату максатында ташу, сату) гаепләнелүче 20 яшьлек егеткә карата гаепләүне хуплады.
Моңа кадәр мобиль телефоны ярдәмендә интернет челтәре аша алкогольле продукция сату өчен административ җаваплылыкка тартылган бу егетнең спиртлы продукциягә заказ биргәнлеге ачыкланды.
Егет гомуми авырлыгы 526 кг тәшкил иткән хәмерне кулга төшергәннән соң өенә саклауга алып кайткан. Шул ук вакытта ул социаль челтәрдә «Алкоголь Альмет» исемендә сәхифә булдырган. “Эшмәкәр” егет 2016 елның 2 июнендә һәркайсы 1әр литрлы 2 шешә ялган виски сатып җибәргән. Эксперт бәяләмәсенә караганда, әлеге спиртлы сыекча катылыгы, катлаулы эфирлары тупланылышы, органолептик күрсәткечләре буенча ГОСТ таләпләренә туры килми, ашау-эчү максатында кулланганда кешенең тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми.
Суд Әлмәт егетен гаепле дип таныды һәм, җинаять-башкару инспекциясе белән үзара килешенеп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнелә торган урыннарда мәҗбүри эшләтү рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итә Әлмәт прокуратурасы.