Аларның барысы да тәүлек әйләнәсендә хәмер сатуны тәкъдим иткән. Бу сайтлар 2016 елның октябрь-ноябрь айларында ачыкланган. Әлеге ресурсларда төрле маркалардагы хәмер продукциясе, шул исәптән кыйммәтле чит ил эчемлекләренең ялган “туганнары” сатылган. Закон нигезендә, җирле вакыт буенча 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый (алкогольле продукцияне оешмалар тарафыннан ваклап сатудан тыш, мондый оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтелгәндә сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы ваклап сатудан тыш, шулай ук пошлинасыз сәүдә кибетләрендә алкогольле продукцияне ваклап сатудан тыш).
Моннан тыш дистанция ысулы белән, ягъни интернет аша да хәмер продукциясен сату тыела, дип аныклык кертә ТР прокуратурасы.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Лениногорск шәһәр судына тыелган интернет-ресурсларны ябу турында административ дәгъва гаризалары җибәргән. Алар әлегә – карап тикшерү стадиясендә.