Әлмәт районында “Мендәрләрне яңарту” салонында “шифалы” лосьоннар сатып ятканнар. Закон сүзенә төкереп тә бирмәүчеләр бизнесларын нигә шул рәвешле киңәйтергә уйлаган – билгесез. Аның каравы, салонда ике гражданинның савытын 30ар сумнан «На бруньках» лосьонын сатып алганлыгы билгеле. Бүлмәне тикшерү барышында хокук сакчылары һәркайсы 0,1әр литр сыешлы пыяла савытларда спиртлы сыекчага тап булган. Продукция әйләнештән алынган. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.
Әйтергә кирәк, хокук саклау органнары һәм контрольлек итүче органнар системалы төстә спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алу буенча рейдлар үткәреп килә. Полиция хезмәткәрләре Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче берәүнең үз өеннән 0,5 литр сыешлы бер шешәсен 150шәр сумнан спиртлы сыекча сатып ятуын билгеләгән. Бу өйдән тагын 1 литр шушы продукция алынып, экспертизага озатылган, дип хәбәр ителде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органыннан.