Быел Әлмәттә полиция хезмәткәрләре 5196 л күләмендә контрафакт хәмерне әйләнештән алган. Тугыз ай эчендә Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре закон бозучыларга барлыгы 1,14 млн сум күләмендә штраф салган. Закон бозуларның төп төрләре - “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату, лицензиясез һәм документларсыз гына спиртлы эчемлекләр сату.
Район хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин хәмер фальсификатын Әлмәт территориясенә кертү юлларын ябуны таләп итте. Ул җирлекләр башлыкларына хәмер сатып алу турында мәгълүматларны ЕГАИСка тапшыруны җайга салырга, шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыллардагы хәлләрне контрольлектә тотарга кушты, дип хәбәр итә «Альметьевск-ТВ».