Сезнең хокукларны яклау максатыннан

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүгенге заман кешесе балачактан ук чын мәгънәсендә көчле мәгълүмат ташкыны эчендә кала. Газеталар, телевидение, интернет безне төрледән-төрле яңалыкларга күмә. Хәзер теләсә кайсыбыз интернетка кереп, санаулы мизгелләр эчендә җир шарының теләсә кайсы почмагында нәрсәләрнең булып ятуын белә ала. Һәркайсыбызның диярлек персональ компьютеры, ноутбук яки планшеты бар. Әмма күпләребезне мәгълүматтан  дөрес итеп файдаланырга, кирәклеләрен генә сайлап алырга өйрәтү кирәк.  Чөнки хәзер интернет дөреслеккә туры килмәгән, чүп-чар мәгълүмат белән тулы. Шулай ук мәгълүмат “боткасын” йотып җибәрү генә түгел, бәлки аны үз файдаңа кулланырга өйрәнү дә кирәк әле.

 Ел саен дөнья күләмендә Мәгълүмат көне үткәрелә. Бу бәйрәм гадәттә Арча үзәк китапханәсен дә читләтеп узмый. 30 ноябрь көнне уку залында “Сезнең хокукларны яклау максатыннан” дигән темага нәкъ менә шул Мәгълүмат көне узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина катнашты. Чарага асылда китапханәгә еш йөрүчеләр җыелды. Болар – өлкән буын вәкилләре, китапханә системасы хезмәткәрләре, шулай ук юридик көллият студентлары. Белгечебез аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге һәм бурычлары, нинди очракларда товарны кибеткә кире кайтарып булуы, претензияне ничек итеп дөрес тутырырга кирәклеге, кассадагы һәм бәя белешмәлегендәге бәяләр бер-берсенә туры килмәгәндә,  почта аша брак товар алынганда, парикмахер хезмәте сыйфатсыз булып чыкканда нишләргә кирәклеге турында һ.б. сөйләде. Берочтан территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп үтелде. Хезмәткәребез шулай ук чарада катнашучыларның күп санлы сорауларын да җавапсыз калдырмады.

Китапханәгә җыелган китап сөючеләр чара барышында белемнәрен үстергән өчен территориаль орган хезмәткәренә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аларның һәркайсы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аң-белемнәрен арттырып кына калмыйча, бу өлкәдә төрле тематикага кагылышлы буклетлар һәм “Вестник потребителя” газетасын юнәтү мөмкинлеге дә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International