30 ноябрьдә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында комплекслы чара үткәрде.
Бүлек белгечләре иң элек район кибетләрендә («Энҗе», «Чибис», «Магнит», «РайПо» кибетләрендә, «Просто молоко» фирма кибетендә) бәяләргә мониторинг уздырды. Аның нәтиҗәсендә кибет киштәләрендә кулланучылар өчен социаль әһәмиятле барлык товарларның урын алганлыгы, бәяләрнең тиешледән арттырылмаганлыгы ачыкланды.
Шулай ук Мамадыш шәһәре базарында продуктларның 24 атамасы һәм сыраның тәкъдим ителеше буенча мониторинг үткәрелде. Капчык-савытларга тутырылган товарларның кулланучыга тиешле мәгълүматлар, шул исәптән яраклылык срогы күрсәтелмичә генә сатылуына кулланучының язмача шикаяте буенча бер хосусый эшмәкәргә карата планнан тыш тикшерү уздырылды. Чыннан да, шикаятьтә урын алган фактлар расланды: сатудагы чама белән 2 мең сумлык товарның тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгәнлеге ачыкланды.
Белгечләребез мөгезле эре терлек һәм кош-корт ите белән сәүдә итү гөрләгән ярминкәдә дә катнашты. Ярминкәгә кош-корт итенең киң ассортименты: бройлер тавыклары, каз-үрдәкләр, күркә һәм күркәсыман үрдәкләр сатып алучылар хозурына чыгарылган иде. Сәүдәнең гөрләп торуы, ярминкәдәге бәйрәм рухы Яңа ел бәйрәменең дә “Каф таулары” артында булмаганлыгын күрсәтте. Әлбәттә инде, халык иң элек казларга ябырылды. Шулай ук ат ите дә бик әйбәт сатылды. Хуҗабикәләребез бәйрәм табыны турында кайгырта бит инде. Ә эченә алма тутырып пешерелгән каз-үрдәк, авызда эреп китәрлек дәрәҗәдә бик йомшак итеп әзерләнгән ат ите – татарларның һәр ел саен Яңа ел табынын бизи торган ризыклар.
Бүлек белгечләре “Түгәрәк өстәл” оештырып, анда ярминкәгә килүчеләр һәм дә хосусый эшмәкәрләр куллану базары өлкәсендә үзләренең хокукларын бозуга бәйле сорауларга квалификацияле җаваплар ишеттеләр. Аларның һәммәсенә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан әзерләнгән буклетлар тәкъдим ителде.