ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре планнан тыш тикшерүләр үткәрә

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Безнең һәркайсыбыз нинди дә булса товарны, башкарылган эш яки күрсәтелгән хезмәтне кулланучы булып тора.  Әмма еш кына эшчәнлеге закон бозуга китергән намуссыз сатучылар белән күзгә-күз очрашырга туры килмәсен иде дә бит...

 Юк шул, әнә 2016 елның октябрь-ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә саклау вакыты чыккан ризыклар сатуга, товарларның саклау шартларын бозу, мәгълүматлары күрсәтелмәгән азык-төлек товарлары сату мәсьәләләре буенча кулланучылардан байтак кына язмача мөрәҗәгатьләр керде. Тикшерү вакытында, чыннан да, РФ Хөкүмәтенең  19.01.98 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 23, 33, 34 пунктларын санга сукмау ачыкланды. Бу айларда саклау срогы чыккан барлыгы 18306 сумлык товарның кибет киштәләрендә искереп ятуы билгеләнде. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча актлар төзелеп, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе тиешле районнардагы территориаль бүлекләренә карап тикшерүгә җибәрелде. Карап тикшерелгән материаллар буенча штрафлар күләменең гомуми суммасы  20000 сум тәшкил итте.

Сатып алучылардан кибетләрдә игътибарлырак булуларын, безгә кулланучылар хокукларын бозу фактлары турында хәбәр итүләрен сорыйбыз!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International