Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Әлмәттә яшәүче бер ир-ат сыйфатсыз автомобиле өчен түләнгән акчасын кире кайтару мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул шактый ук кыйммәт машина – Ford сатып алган. Әмма гарантия ремонтыннан соң машинасында һаман шул бер кимчелекнең килеп чыгуыннан тәмам гаҗиз булган. Инде нишләсен, автомобиль өчен түләнгән акчасын кире кайтарып алу максатында дилерга мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмаган. Ә дилер дигәнебез, янәсе, техник яктан катлаулы товар, дип, автомобильне кабат төзәттерергә үгетли икән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы иң элек шуны искәртеп үтмәкче: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы нигезендә, мондый хәл килеп туган очракта кулланучыга билгеле бер хокуклар бирелә. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясында кулланучының, техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр ачыклаганда, кулланучыга мондый товар тапшырылганнан соң унбиш көн эчендә сату-алу килешүеннән баш тартуга һәм мондый товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә яисә, шундый ук маркадагы товарга яки, сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы шундый ук товарга алыштыруны таләп итүгә хокуклы булуы күздә тотылган.
Бу срок чыкканнан соң әлеге таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
- товарда җитди кимчелекләр ачыкланганда;
- товардагы кимчелекләрне юкка чыгаруның билгеләнгән сроклары санга сугылмаганда;
- товарны гарантия срогының һәр елы дәвамында, төрле кимчелекләрен берничә тапкыр юкка чыгару аркасында, барлыгы утыз көннән күбрәк кулланып булмаганда.
“Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү турында” 28.06.2012 ел, N 17 Россия Федерациясе Югары Суды Пленумы карарының 13 пункты нигезендә, җитди кимчелек төшенчәсе юкка чыгарылганнан соң янә килеп чыккан кимчелекне; юкка чыгару буенча чаралар күрелгәннән соң товарда кабат пәйда булган кимчелекне аңлата.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, шуны аңлатып үтмәкчебез: гарантия чорында автомобильгә гарантия ремонты үткәрелгәннән соң кимчелек янә пәйда булган очракта, кулланучы сатучыга (җитештерүче) түбәндәге таләпләрнең берсе белән мөрәҗәгать итүгә хокуклы:
- автомобильне сату-алу килешүен өзү һәм аның өчен түләнгән акчасын кире кайтару турында;
- яки аны шундый ук маркадагы башка товарга яисә, сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы шундый ук товарга алыштыру турында.
Сатучы (җитештерүче) куелган таләпне ихтыярый төстә канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, Кулланучы РФ Гражданлык кодексының 11 статьясы нигезендә судка мөрәҗәгать итүгә хокуклы.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Дәгъва гаризасын язуда ярдәм кулы сузуны һәм РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 131 статьясы нормаларын аңлатуны сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.