Күңелләребездә изгелек “кояшы” сүнмәсен

2016 елның 2 декабре, җомга

Бүген Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә Инвалидлар көненә багышланган мәдәни-күңел ачу чарасы узды. Очрашу иртәнге сәгать сигездән спорт чаралары һәм мәдәни-күңел ачу программаларын үз эченә алган чаралардан башланып китте. Сәгать унда бәйрәмнең тантаналы өлеше булды. Ул концерт программасы  белән үрелеп барды.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында үткәрелгән әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты. Чара барышында белгечләребез, кулланучылар өчен белешмәлекләр тарата-тарата, инвалидлар белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үткәрде, аларның көндәлек тормышта очрый торган сорауларына җаваплар бирде.  Моннан тыш тормыш юлы чын мәгънәсендә гаять зур рухи көчнең чагылыш үрнәкләреннән гыйбарәт булган, кешеләргә уңай энергетика, көч-дәрт өләшкән гаҗәеп шәхес – Ник Вуйчич турында да сөйләшү булды.  Әлеге кешенең бу дөньяда яшәү мәгънәсен югалтып килүчеләр аңын  уңай якка борып җибәрә алуы, миллионнарча кешеләргә тормышларына сөенә башларга ярдәм итүе билгеләп үтелде. Гомумән, Ник Вуйчичның, тормышының һәр мизгелендә искитмәле ихтыяр көче күрсәтеп, һәр мизгелгә шатланып-куанып яшәве искәртелде.

Чарада катнашучылар инвалидлар арасында шахмат һәм шашка ярышларында да катнашты әле. Алар җан-фәрманга шахмат-шашка тактасы янында көч сынашканда, башкалар чын күңелдән “җан атып” утырды.

Инвалидлар көненә багышланган чараларны, һичшиксез, уздыру кирәк. Чөнки бу көнне һәркем җәмгыятьнең үзе турында онытмавын сизәргә тиеш. Безнең һәркайсыбыз күңелендә изгелек дигән нәни генә “кояш” үз нурларын сирпи. Ул безнең үзебезгә дә, якыннарыбыз, дус-ишләребезгә дә, тирә-юнебездәге кешеләргә дә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International